Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәйрәм күңелле узды

Ромодан күп функцияле үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Хәтерлә һәм горурлан!" бәйрәме булып узды.

Чара Хәрби-интернационалистлар көненә дә туры китерелде. Бәйрәмгә Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Александр Родионов һәм Илдар Вәлиев та чакырылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Владимир Репин тантаналы шартларда аларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга "Чишмә" балалар бакчасыннан килгән кечкенә кунаклар да кушылды. Ә "Отражение" театр коллективы тамашачыларга "Карт белән карчык турында" ("О старике и старухе") шигъри риваятне күрсәттеләр. Концертта шулай ук хәрби һәм халык җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев