Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чарадан әбиләребез канәгать калды

Өлкәннәр көне уңаеннан Зур Тигәнәле һәм Әшнәк авыллары клубларында зур бәйрәм оештырылган. Шул хакта әлеге авылларның ветераннар советы рәисе Гөлсирә апа Хәмитшина редакциягә хат язып җибәргән.

- Өлкәннәр көне... Бу сүз тезмәсе олы яшьтәгеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтә кебек, - дип башлап җибәрә ул, - чөнки алар илебезнең төрле чорларында үзләренең тырышлыклары белән ил байлыгын, бөтенлеген булдырган, саклаган абый-апалар.

Әле хәзер дә илебезнең бөтенлеге, гаиләләрнең тынычлыгы, муллыгы сагында торалар алар. Менә шуның өчен дә бу бәйрәм өлкәннәргә үткәндәге һәм хәзерге эшләре өчен мәдхия булып яңгырый сыман.

1 октябрь көнне иртәнге сәгать 10 да Зур Тигәнәле авылы клубына утызлап өлкән яшьтәге кеше килде. Аларның барысын да клубка алдан чакырган идек инде. Алар да буш килмәгәннәр - үзләре белән аш-су алып килгәннәр иде. Бәйрәм башлангач, Люция Хәлилова Гашура көненә багышлап, бик матур вәгазь сөйләде.

Аннан сон Коръән укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Җыелган халык бу бәйрәмне оештырган кешеләргә рәхмәт әйттеләр, үзләре белән алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр, шуннан соң концерт номерлары башланды.

Концерт беткәч, өлкәннәр үзләре дә җырладылар. Мәсәлән, Дамирә апа Тараканова "Үтте дә китте яшьлегем" җырын бик матур итеп башкарды, Үзбәкстаннан безнең авылга күчеп кайткан Хәдичә апа үзбәкчә биеде, аңа ияреп, калганнар да кузгалды.

Шулай итеп, бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. Чараны клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре оештырып үткәрде. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт. Өлкәннәребез киләчәктә дә шундый очрашулар үткәрелсен иде, дигән теләкләр белән таралдылар.

***
5 октябрь көнне Әшнәк авылы клубында да Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Клуб мөдире Гөлия Хәмитшина бәйрәмне бик үзенчәлекле итеп оештырган иде. Өлкән яшьтәгеләр бер-берсе белән очрашырга, үткәндәге кайгы-хәсрәтләре, шатлыклары белән уртаклашырга бик теләп клубка җыелды. Алар үзләре белән тәм-том да алып килгәннәр иде.

Бәйрәм Коръәнсез булмый, әлбәттә. Баштан Коръәннән сүрә-аятьләр укылды, барысының да мәрхүм-мәрхүмәләренә, Әшнәк, "Таш билге" зиратларында дога өмет итеп ятучы әрвахларга багышлап дога кылынды.

Әбиләр үзләре белән бергә эшләгән, укыган, әти-әниләре белән бергә булган кешеләрне искә алдылар, күзләр яшьләнде, авыр сугыш елларында үткән бала чаклары турында сөйләштеләр. Тормышлар авыр булса да, кешеләр ул вакытта ярдәмчелрәк иделәр, дип тә әйттеләр.

Инде хәзер мул тормышта яшибез, дип шатландылар. Авылларында бик яхшы һәм матур плотина булганга да сөенеп бетә алмауларын яшермәделәр.

Аннан соң өстәлгә кайнар аш килде, самавыр кайнап чыкты. Аш ашагач, тәм-томнар белән чәй дә эчкәч, бераз яшәреп тә киттеләр бугай. Биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шундый бәйрәмне оештырганы өчен клуб мөдиренә рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев