Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чистайда иң яхшы Коръән укучыны билгеләделәр

Безгә районыбыз имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт хәбәр иткәнчә, узган якшәмбедә Чистай шәһәре яшьләр үзәгендә зур чара - балалар арасында Коръән укучыларның төбәк конкурсы узган.Әлеге конкурста Чистай, Әлки, Нурлат, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарыннан килгән яшь катнашучылар көч сынашты. 90 бала Аллаһы Китабын укуда белемнәрен күрсәтте.

Конкурс "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәтнең Коръән укуы һәм Аллаһы Китабы турында кызыклы фактлар турында кыска видеоролик карау белән башланып китте. Чараның төп өлеше башлангач, балалар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, Коръән укыдылар.
Жюри сыйфатында Абдүррәшид хәзрәт Фәизов, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Азат хәзрәт Һадиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте көньяк төбәге казые һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең әйдәп баручы белгече Равил хәзрәт Зөфәров булды. Чараның рәсми өлешендә алар кунаклар каршында чыгыш ясады.
Барлык катнашучылар алдында Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларны сәламләде һәм Коръән укучылар конкурсы уздыруның әһәмиятен аңлатты. Шулай ук Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Ксенофонтов Михаил Иванович әлеге чарада чыгыш ясады.
Коръән уку конкурсында җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде: 3-6 яшьлекләр (кызлар, малайлар), 7-10 яшьлекләр (кызлар, малайлар), ярты җүздән күбрәкне белүче балалар (кызлар, малайлар). Ахырдан Коръән укучыларны призлар шатландырды.
Ун мең сумлык сертификатларга узган елдан бер җүзне ятлаган катнашучылар бүләкләнде һәм андый балаларның аз булмавы шатландырды. Әлеге төркемгә сайлап алу бик каты барды. Барлык катнашучылар 4 пункт буенча тикшерелде: хифз; тәҗвид кагыйдәләрен белү; уку; әдәп, катнашучының үз-үзен тотышы.
Конкурсның тантаналы өлешендә шулай ук барлык катнашучыларга грамоталар һәм татар телендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисе язылган бокаллар тапшырылды: "Сезнең иң яхшыларыгыз Коръән өйрәнүчеләр һәм башкаларны укырга өйрәтүчеләр".
Чистай мөхтәсибәте һәм Мөселман яшьләре берлеге әлеге чарага ныклап әзерләнде. Яшьләр үзәге бинасы эчендә төрледән-төрле мастер-класслар оештырылды, кечкенәләргә рәсем ясау әсбаплары бирелде, Коръәнне белү буенча викторина үтте. Шулай ук борынгы Коръәннәрдән һәм "Нур" мәчетенең тарихи фотоларыннан торган күргәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев