Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чыннан да бушкамы?

Бүген телевидение тамашачылар игътибарына нинди генә тапшырулар тәкъдим итми дә, нинди генә күңел ачу чаралары уйлап тапмый! Хәзер телевидение кешене киендерә дә, бизәндерә дә, яшәртә дә, кирәк икән кияү яки кәләшен дә табып бирә, хәтта фатирыңа килеп ремонтын да ясый! һәм могҗиза - болар барысы да бушка.

Менә фатир һәм дачаларга ремонт ясау тапшыруларын гына алыйк. Бүген зур популярлык яулаган мондый тапшырулар кайсы каналда гына күрсәтелми!? Берничәсен генә атап үтик: "Квартирный вопрос", "Дачный ответ", "Идеальный ремонт", "Школа ремонта", кыскасы, бүген Россия телевидениесендә фатир-йорт ремонты мәсьәләләренә багышланган кызыклы тапшырулар бихисап. Һәм без ул тапшыруларны һушларыбыз китеп карыйбыз.

Тапшырулар бер-берсенә ике тамчы су сыман охшаш булсалар да, барыбер карыйбыз, кызык ич. Чөнки аларны караганда күпме файдалы киңәшләр алабыз, ремонт ясалган фатирына яисә дачасына кайтып кергән кешеләр белән бергә куанабыз. Шул ук вакытта күңелдә, чынлап та, телевидение гап-гади чит-ят кешеләргә ремонт ясыймы, әллә, кем әйтмешли, "блат-сват" буенча үзләренең таныш-белешләренә генәме дигән сорау туа.

Бу кадәр затлы ремонтлар өчен фатир хуҗалары акча түлиләрме икән? Югыйсә, кара акыл белән күңелдән генә исәпләгәндә дә, фәлән фатирның бер бүлмәсенә ремонт ясау өчен миллион сумлап, кайбер чакта аннан да артыграк акча сарыф ителә. Күңелгә тагын да шикле уйлар шуышып керә: ремонттан соң фатир хуҗаларыннан ул телевизор, суыткыч, җиһазларны кире тартып алмыйлармы икән?! Гомумән, ул программалар тормышта булган хәлне күрсәтәме? Булса, программага ничек эләгергә? Бу сорауга җавап эзләп, тапшыруларның сайтларына кереп, түбәндәгеләрне ачыкладым. Фатир хуҗалары, чынлап та, алдан бирелгән гаризаларга ярашлы рәвештә программага эләгәләр икән.

Шунысы кызык, очраклы рәвештә программага килеп эләгүчеләр дә бар. Катнашырга теләүчеләрнең барысы өчен дә кагыйдәләр бер үк. Алар башта катгый таләпләр куелган кастинг үтәргә тиешләр. Кызыклы мавыгуларың бармы, гаилә тарихың тамашачыны җәлеп итәрлекме, телевизор аша сөйкемле булып күренә алырсызмы, камера каршында каушап төшмәссезме, матур итеп сөйли алырсызмы - төп таләпләр менә шулар. Аннары, Русиянең теләсә кайсы почмагына барып фатир ремонтламыйлар. Объект, ягъни фатир булсынмы ул, дача булсынмы, Мәскәүдән 20 чакрымнан да арырак булырга тиеш түгел. Программаны дачага чакыргансың икән, җылы су, электр, бәдрәф булырга тиеш. Әгәр дә ул фатир булса, ким дигәндә, ике бүлмәле, ягъни 70 квадрат метр мәйданга ия булырга тиеш. Югыйсә, төшерү бригадасына аппаратураны урнаштыру өчен урын да кирәк. Өстәвенә, торагын ремонт бригадасына тулысынча калдырып чыгып китәргә һәр гаилә дә әзер түгел.


Әйе, ул тапшыруларга карасаң, шулкадәр илһамланасың ки, хәтта, фатирны туздырып, ремонт ясыйсы килә башлый. Чөнки телевизордан караганда бар да бик җиңел сыман - ике-өч сәгать вакыт эчендә фатирны гөлбакча итеп булыр кебек. Хәтта ремонтның ни икәнен яхшы аңлаган, гомер тәҗрибәсе туплаган кешеләр өчен дә ул яңа көнкүрешне җиңел төзү иллюзиясен тудыра. Кастинг, килешү һ.б. мәшәкатьләрне искә алмаганда, бер тапшыруны әзерләүгә уртача 2 ай вакыт бүленә. Хуҗалар төшерү мәйданын тулысынча үзләреннән азат итәргә тиешләр. Бу вакыт эчендә, кагыйдә буларак, бер генә бүлмәгә ремонт ясала. Сценарий буенча тапшыру геройлары яңарган торакларын күрүгә бик шатлар һәм бәхетлеләр һәм бу асылда чынлап та шулай. Ә кайбер чакта хуҗаларның шатлыгы ясалма булуы экран аша да сизелә.

Әйе, әйе, хуҗаларның кәефләре төшкән очраклар да булгалый икән. Чөнки һәр дизайнер ремонтны үзенчә күрә һәм ул хуҗаларның зәвыкларына туры килмәскә дә мөмкин. Теләсә нинди бүләк сыман, ремонт- сюрприз кәефне кыра да, күтәрә дә ала. Күпмедер вакыт үткәч, тапшыру сайтында геройларның җаваплары да бирелә. Рәхмәт яудырулардан тыш, тәнкыйтьләр дә шактый анда. Мәсәлән, кемдер яңа диванын сузып сала алмый, ә кемнеңдер тәрәзәсе ачылмый.

Әйе, техник кимчелекләр булучан, әмма гаделлек өчен әйтик, ремонтлау бригадалары җибәрелгән кимчелекләрне эфирдан соң да килеп бетерәләр икән. Ул шоуларда интерьерлар ничек кенә матур, камил булып күренмәсен, телевизор аша аның тормышта ничек күренүен бар яклап та аңлап бетерә алмыйбыз. Кагыйдә буларак, яңартылган киңлек искесенә караганда зуррак кебек. Интерьерларны телевизор аша күрсәтү өчен софит утларында төшерәләр, шунлыктан алар тормыштагыга караганда экранда матуррак күренә. Бәяләре турында. Фатир ремонты турындагы телевизион шоуларда иң авырткан тема - бәяләрне читләтеп үтәләр. Гомумән, бәяләр мәсьәләсенә кагылмыйлар. Теге яки бу предметның бәясен тамашачылар белмиләр. Әлбәттә, продюсерлар проект чыгымнарын оптимальләштерергә тырышалар, әмма, ничек кенә булмасын, телеремонт бюджетының кыйммәткә төшүен аңлавы читен түгел.

Тапшырудан аңлашылганча, аларның спонсорлары бар. Өстәвенә, дизайнерлар үзләрен киңрәк таныту өчен шоуда бушлай эшлиләр. Әйткәндәй, фатирга ремонт ясый башлаганчы өй җиһазлары кайда була? Чүплеккә чыгарып аталармы? Читтән караганда шундый уйлар туа. Асылда исә, ул җиһазлар ремонт вакытына йә башка бүлмәгә күчерелә, йә аны озатуның башка чарасын күрәләр. Ә инде ремонт ясалган бүлмәгә зәвык белән бер-берсенә туры килгән әйберләр тутыралар, гадәти тормышта исә андый идеаль ремонт - сирәк күренеш.
Чынбарлыкмы бу, әллә күз буяумы?
Телегеройлар фикере:


Оксана: "Шимбә көнне телевизор карап ята идем. "Фатир мәсьәләсе" тапшыруы бара иде. Шулчак башымда: "Язып карыйм әле, аннан мин ни югалтам", дигән уй туды. Шунда ук электрон почталарына язып та салдым. Бу хәл июльдә булды. Августта шалтыратып мине кастингка чакырдылар, анда ничек, нәрсә, нинди гаилә кирәк булачагын аңлаттылар. Камераны кабызгач, без нәрсәләрдер сөйләдек, хәтта үпкәләшергә һәм дуслашырга да өлгердек. Тагын шалтыратырбыз, диделәр. Сентябрьдә шалтыраттылар. Безне раслауларын, кайсы көнне төшерә башлаячакларын әйттеләр. Фатирдан күченергә ике атна вакыт бирделәр. Кораб суга батканда да андый ыгы-зыгы булмыйдыр. Ике атна эчендә аш бүлмәсеннән бөтен җиһазны чыгарырга һәм яшәр урын табарга кирәк иде.


2 ай вакыт көттек. Дусларыбызда яшәп тордык, безнең фатирдан "куылуыбыз" хәтта бәйрәмгә әверелде. 2 айдан соң янә төшерү. Тагын дулкынланулар, өстәвенә, фатирыбызда нинди хәлләр майтарылуын белмибез ич. Тагын ни әйтергә? Телевизор аша кешеләрнең хисләре чынлап та дөрес. Сокланганнар, чынлап та, соклана! Ошатмаучылар да хисләрен яшермиләр. Соңыннан көндәлек тормышта яши башлагач, кайбер ишекләрнең начар ябылуын, раковина насосының тавышлы эшләвен һ.б вак-төяк җитешсезлекләрне ачыкладык-ачыклавын. Әмма фатирга беренче килеп кергәч, шатлыктан озак кына һушларны җыя алмый торуыбыз һаман истә".


Лариса: "Мин, гади тамашачы, әкияттәге сыман телевидениегә эләгүемә ышанмый идем. Кайбер чакта хат язарга талпынгач, мондый бәхет күктән башка ишелеп төшмәс дип, тукталып калдым. Һәр шимбәдә хисләрем белән көрәштем. Бервакыт танышымның иртәгә телевизордан безнең турыда тапшыру карагыз дип шалтыртуы барысын да хәл итте. Программадан соң аңардан барысын да сораштым да, тоттым да электрон почта аша хат җибәрдем.

Өч минут та үтмәде фатирда телефон шалтырады һәм йомшак хатын-кыз тавышы: "Сезне "Квартирный вопрос" программасы борчый",- диде. Җавап бирәчәкләренә ышандым, әмма бу кадәр тизлектә булыр дип өметләнмәгән идем. Җентекләп сөйләп тормыйм, бар да искиткеч яхшы булды, дизайнерлар шәп иде, 10 көнлек онытылмас тәэсирләргә баедык. Ике ел буена: "Чынлап та бушка ясадылармы, блатсызмы?" - дигән сораулар яудырдылар. Ремонт ясалганга биш ел вакыт үтте. Бар да үз урынында тора. Чынлап та, яхшы ремонт ясадылар, чынлап та бушка ясадылар. Без бары тик төшерүчеләр бригадасын гына сыйладык. Өч елдан соң шкафның ишеге кыегаюы да дөрес. Без җиһазны җитештергән компаниягә шалтыраттык, шул ук көнне килеп бушка төзәтеп киттеләр, өстәвенә, гомеребезгә җитәрлек гарантия дә бирделәр".


Бушлай катнашу мондый телепроектларның үзенчәлеге булып тора. Әмма ничек кенә булмасын, бу - нигезе коммерциягә корылган проект. Бер яктан, материал җитештерүчеләр продукцияләренә, аларның хезмәтләре, дизайнерлар һәм аларның студияләре һәм ательеларына реклама ясала. Икенче яктан, телеканаллар рейтингы күтәрелә, чөнки мондый проектлар киң күләмле тамашачы игътибарына юнәлтелгән, боларның барысы бергә бик зур акчалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев