Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Электр энергиясен урлаган өчен җәза

Электр энергиясен исәпсез һәм килешүләрсез куллану - Алексеевск районы электр челтәрләре хезмәтләрен гамәлгә ашыру төркеме эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Безнең максат - бүлгеч электр челтәрләрендә югалтуларны киметү, электр саклау культурасын булдыру һәм җәмгыятьтә электр энергиясен куллану өлкәсендә Россия законнарын бозуның күпкә кыйммәтрәккә төшүен, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын аңлау формалаштыру.
Безнең компания клиентка ориентлашу принципларына һәм безгә заманча җәмгыятьне тәкъдим итә торган кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең яңа стандартларына туры килергә омтыла. 2016 елда Алексеевск районы электр челтәрләре базасында кулланучылар белән эшләү пункты ачылды, анда технологик кушылуга, электр энергиясен исәпкә алу приборларын куюга һәм алмаштыруга гариза бирергә, шулай ук электр белән тәэмин итү белән бәйләнгән күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин, Килүчеләр өчен иң уңайлысы - эшне "бер тәрәзә" принцибы буенча оештыру.
Килүчеләр һәр көнне техник паспортка гариза бирә һәм биредә үк әзер документларны законда сөйләшенгән срокларда ала алалар. Кулланучылар белән эшләү пункты иртәнге 8 дән көндезге 1 гә кадәр эшли. Шулай ук барлык сорауларны үзәкнең бердәм контакт номеры буенча (8-800-2000-878) бирергә була. Кирәкле мәгълүмат челтәр компаниясенең рәсми сайтында да (www.gridcom-rt.ru) бар.
Бүгенге көндә Алексеевск районы электр челтәрләре электр энергиясен урлауларны ачыклау һәм булдырмау буенча зур эш алып бара. Безнең персонал көн саен кулланучыларның исәпкә алу приборлары дөрес эшлиме икәнлеген тикшерә, шулай ук рейдлар ясый, үткәрелгән анализ нигезендә теге яки бу подстанциядән җибәрелгән һәм түләнгән электр энергиясе күләмнәрен чагыштырып карый.
Бу аерма зур булган участокларны тикшереп, белгечләребез исәпсез һәм килешүләрсез куллану фактларын ачыклыйлар. Районыбызда 2017 елда электр энергиясен 16 мең сумлыктан күбрәккә урлау факты теркәлде
2017 елның 1 гыйнварыннан Хөкүмәтнең 26.12.2016 ел, 1498 санлы Карары нигезендә электр энергиясен исәпсез һәм килешүләрсез кулланган өчен санкцияләр көчәйтелде. Электр исәпләгече эшенә санкцияләнмәгән тыкшыну фактын тапкан очракта, шулай ук исәпкә алу приборына теләсә нинди зыян салганда кулланучы электр энергиясенең күләмен гамәлдәге законның ун тапкыр арттырылган күләмендә түләячәк.
Исәп-хисап ясау чоры счетчикны моңа кадәр тикшергән вакыттан алып башлана. Коэффициентны10 га күтәрүне исәпкә алып, норматив буенча исәпләү кулланучы исәпкә алу системасын торгызганчыга кадәр үткәреләчәк.
Беркем өчен дә сер түгел, электр энергиясен урлау ысулларының иң таралганнарыннан берсе - электр энергиясен исәпкә алу приборларына йогынты ясау өчен куәтле магнитлар куллану. Электр энергиясен урлауның шундый фактлары белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы - исәпкә алу приборларына магнитка каршы тасмалар урнаштыру. Билгенең эшләү принцибы гади: ул исәпкә алу приборы корпусы элементына магнит кыры тәэсире исәпкә алу приборы күрсәткечләрен бозуга китерергә мөмкин булган ноктага куела.
Магнитка каршы пломбаның төп элементы - магнит кыры тәэсирендә бозыла торган химик элемент салынган капсуланы физуаль контроль вакытында бик җиңел күреп була. Билгеләр индукцион исәпләгечләрдә дә, шулай ук электрон исәпләгечләрдә дә файдаланыла
Шунысын да билгеләп үтәсе килә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән "Электр энергиясен ваклап сату базары эше, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында"гы 442нче Карарының 144, 147 маддәләре нигезендә, исәпләү приборларын энергия кабул итү җайланмалары объектларының балансына караган чигендә урнаштырырга кирәк.
Әлеге таләпне үтәү өегезнең янгын куркынычсызлыгын арттыра, шулай ук сез өйдә булмаганда исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен алырга мөмкинлек бирә, мошенниклык фактларын булдырмый, чөнки контролер булган булып өегезгә чит кешеләрнең керүе ихтимал.
Энергия системасына урлаучылар китерә торган зыян турыдан-туры тәртипле кулланучыларны электр белән тәэмин итүгә дә йогынты ясый. Исәпкә алмыйча куллану еш кына челтәрдә көчәнешнең үзгәреп торуы, электр энергиясен бирүдә өзеклекләргә, китерү сәбәпләренә әйләнергә мөмкин, шуның нәтиҗәсендә ваемсыз кулланучыларның күршеләренең көнкүреш техникасы сафтан чыгарга мөмкин.
Шуңа күрә энергетиклар электр челтәрләренә законсыз тоташу, электр энергиясен урлау фактларын белгән, электр тапшыру линияләре һәм трансформатор подстанцияләре янында шикле кушеләрне күргән бөтен кешедән бу хакта 8(84341) 2-53-75, 2-37-41 телефоннары буенча шалтыратуын сорыйлар. Яшеренлек гарантияләнә.
Алексеевск районы электр челтәрләре инженеры Т.А. Сафонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев