Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ерактагы якын туганнар

Әхмәт Мәхмүт улы Рафиков 1916 елның 5 декабрендә Спас өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә туа.

1940 елда Алабуга мәдәният техникумын тәмамлагач, Биләр районы, Югары Татар Майнасы сигезьеллык мәктәбендә укыта. Шуннан сугышка китә. Берлинны штурмлауда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орден, медальләр белән бүләкләнә. Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек. 1973 елдан Чиләбедә яши.

Фронттан хат

Декабрь, 1944 ел

Польша, Люблин шәһәре

Мин бу хатны язам ерак илдән

Үлем сугышы барган кырлардан.

Сәлам язам халкым улларыннан,

Батырлардан - сугышчылардан.

Җиңү өчен, сугыш өчен булган

Сезнең бөек хезмәт юлында,

Уңыш теләп, халкым, ант итәбез

Изге эшне төгәл үтәргә:

Фашизмның канлы законнарын

Җир йөзеннән себереп түгәргә.

Германиягә барып һәр фашистны

Эзләп табып хөкем итәргә!

Бетон ныгытмалар, "Фердинандлар,

Бронялы "тигр", "пантер" да,

Җир тетрәткән снарядлар

Һәм яңгырдай яуган мина да.

Һич бер нәрсә:

Тоталь фрицлар да

Туктата алмас безне

Фашистлардан Европаны азат итәргә.

Нәфрәт хисләренең дулаулары

Безне Германиягә чакыра.

Без ант иттек сиңа, Татарстан,

Җиңү данын алып,

Берлин аша илгә кайтырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев