Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фаҗигале үлем

Яңа ел бәйрәмнәрендә, бик салкын төннәрнең берсендә, Түбән Тигәнәле авылының бер кешесе, 88 яшьлек Сәет Шакирҗан улы Тукмаковның гомере фаҗигале төстә өзелә.

Хезмәт ветераны Сәет абый берьялгызы яши. Хатыны, аны ялгызын калдырып, күптән инде вафат була. Алар хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының барысы да кайсы кая таралып беткән. Бөтен өй эшләрен үзе башкара - үзе ашарга пешерә, керләрен юа, кыскасы, үз-үзен карарлык хәлдә була.

Сәет абый гомере буе "Алга" колхозында бригадир булып эшли, ә пенсиягә чыгар алдыннан тракторчы булып эшләүгә күчә. Күп кенә бүләкләре дә бар.

Ә ул куркыныч төндә Сәет абый йоклар алдыннан капкаларын ябып керергә дип тышка чыга һәм таеп егыла - йөрәге туктый. Аны икенче көнне генә бөрешеп каткан көе ишегалдыннан табып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев