Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әфганстан сугышы хатирәләре И, язмыш, язмыш...

Зәки абый Нәбиулланың әлеге мәкаләсен бирүне дәвам иттерәбез.

Барактагы дуслык

Кызлар, дусларым минем! Менә сез хәзер миңа ышанасыз, без бергә һәм бердәм булырга тиешбез. Без әле монда булмаган нәрсәләрне бергәләп эшләрбез, безне башкаларга үрнәк итеп күрсәтерләр. Мин ышанам: биредә газап кичерүчеләр барысы да, бердәм булып, матур эшләр башкарырлар. Вакытыннан элек чыгучылар артыр, яхшы эшләүчеләргә премияләр бирерләр.

Кызларның соравы буенча үзем күргән кайгы-хәсрәтләрем, Әхмәтем белән булган фаҗигане, аны "психушка"да ничек "дәвалаулары", аңа кадәр Әфганстандагы әсирлеге, теге аферист һәм балаларым турында кыскача гына сөйләп бирдем.

Аферист турында ишеткәч, кызлар аның белән кызыксындылар һәм үзләренең юрамаларын аңлаттылар. "Баланы сиңа ачу итеп ул гына урлаган. Дәлилләрем юк, дисеңме? Булыр. Иректәге кешеләребез бүгенге җинаятен генә түгел, моңа кадәр кайларда булган, ниләр эшләгән - барысын да табарлар, һәм син, Алия ханым, бер айдан өеңдә булырсың", - диделәр. Ә мин еларгамы-көләргәме икәнен дә белми аптырап калдым.

Мин дә кызларны шатландырып: "Минем сезнең өчен сюрпризым шул - мин табибә, акушер-гинеколог", - дидем. Алар, "Ура!" кычкырып, мине кочакларга тотындылар. Бераз тынычлангач, мин җитди рәвештә: "Кызкайларым, мин уйлыйм һәм киңәш итәм: сезнең барыгызга да гинекологка күренергә һәм чынлап торып тикшеренергә кирәк. Моның өчен сезгә әллә кая барып йөрергә кирәк тә түгел. Биредә барлык җиһазлары белән махсус хатын-кызлар консультациясе кабинеты булдырабыз һәм шунда үзем барыгызны да җентекләп тикшерәчәкмен. Ул сезнең киләчәктә исән-сау булуыгыз өчен кирәк. Сез бит әле яшьләр, әни буласыгыз бар!"- дип шатландырдым үзләрен. Алар шул сүздән соң көлештеләр һәм, кайда икәнлекләрен искә төшереп, елашып та алдылар, бахырлар.

Шундый сөйләшүләрдән соң кызларның миңа карата мөнәсәбәтләре үзгәрде. Миңа хатын-кыз гигиенасы, авырулары һ.б.лар турында күп төрле сораулар яудыра башладылар. Мин аларга махсус китаплар табарга сүз бирдем. Шул ук көнне колония начальнигы янына барырга рөхсәт сорадым. Үземнең табибә-гинеколог икәнлегемне исенә төшердем һәм "Сездән монда хатын-кызлар консультациясе булдыруны сорыйбыз, ул мескеннәрне пычрак баракта карый алмыйм мин. Ә медпунктыгыз андый четерекле эшкә яраклаштырылмаган, анда гел башка авырулар йөреп тора. Әгәр уңай хәл итмәсәгез, министрга язачакбыз. Гражданин начальник, әйдәгез, бергәләп эшлик әле мин әйткәннәрне. Безгә дә яхшы була, сезгә дә хөрмәт артачак. Хатын-кызлар яхшырак эшләрләр, кәефләре күтәрелер,төрле начар чирләр дә булмас", - дим.

Ә начальник миңа: "Син нәрсә әле монда командалык итәсең? Син кем дә, мин кем?" - ди. Мин: "Гражданин начальник, мин - иректән мәхрүм ителгән кеше. Мин бит сездән үзем өчен түгел, ә язмыш тарафыннан рәнҗетелгән хатын-кызлар өчен сорыйм. Аларның кешечә яшәргә хаклары бар. Теләсәгез, мин аларны бирегә алып киләм", - дидем. Ә ул: "Алып килеп кара, мин сине тәртип бозуың өчен арестовать итәчәкмен. Бунт күтәрергә телисеңме? Кара син аны, хокук саклаучы булган!" - ди. Аннары бераз йомшарып китеп: "Ярар, мин тиешле кешегә шалтыратып карармын, аннары сөйләшербез, бар үз урыныңа, дусларыңны тынычландыр", -дип мине баракка кайтарып җибәрде. Ә кызлар мине югалтканнар, начальник мине арестовать иткән дип курыкканнар. Мин аларга нәрсә сөйләшүебез турында сөйләп бирдем һәм барысы да әйбәт булыр, ул сүз бирде, дип тынычландырдым. Алар мине тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар.

Шулай көннәр уза торды, яныма әти-әниләрем, туганнарым килгәләп, кирәкле әйберләрне китереп тордылар. Ә балаларым әби-бабайларында яшәп яталар. Малай һаман наркотиклар белән мавыга, әбиләренең сүзен тыңламый, ә кыз теге аферист белән йөри икән. Быел да укырга керә алмаган. Малай да начар укый, дәресләрен калдыра, ди. Имтиханнарын ничек бирер, укырга кая керер икән, характеристикасы да начар булачак, ди. Мин төннәремне шундый уйлар белән уздырам, йоклый алмый интегәм.

Колония начальнигы сүзендә торып, кабинет өчен кирәкле җиһазларны табып китергән. "Эшли башлагач, минем хатынымны да карарсың әле, - дип әйтеп куйды. Шул көннән минем өчен кызу эш башланды: график буенча сәгатьләр буена хатын-кызларны карыйм, тикшерәм-диспансеризация үткәрәм. Авырулар табылса, дарулар язам, кайсыларын клиникага тикшерергә җибәрәм. Начальник минем эшемне мактады, рәхмәт әйтте. Хатынын да карадым, барысы да нормада, дидем. Шатландылар. Башка җирләрдән дә тәҗрибә алырга килә башладылар. Делегация вәкилләре, бу тәҗрибәне киләчәктә дә тиешле урыннарга таратырга, моннан авыру кешеләр чыкмасын өчен бөтен чараларны күрергә кирәк, диделәр...

(Дәвамы бар)

Башы http://alekseyevsk.ru/tt/2014-09-25-07-02-02t/item/3614-i-yazmyish-yazmyish.html

http://alekseyevsk.ru/tt/2014-09-25-07-02-02t/item/3331-i-yazmyish-yazmyish.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев