Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Габделкәбиров Шәфкать Габдулла улын юбилее белән котлыйлар

Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып; замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.

Аллаһ биргән гомерне матур, мәгънәле яшәгән кешеләр искә төшкәч, Ренат ага Харисның шушы шигырь юллары искә төшә. Һәрбер чорның үз тормыш кыйммәтләре, үз геройлары булган. Инкыйлабларга кадәр Стахеевлар (Алабуга сәүдәгәр- иганәчеләре) , Третьяковлары (Мәскәү сәүдәгәр - иганәчесе), Бөек Ватан сугышы чорының үз Василий Тёркиннары, тыныч тормышның үз Ардуан батырлары булган. Бүген интернет челтәрендә булсын, массакүләм чараларда булсын, бик еш кына “Хәзер яхшы кешеләр кими, бөтенләй юк дияргә була” дип зарланып шушы ышандыруларга Совет чорындагы тәрбияне гаепләү бик ешаеп китте. Минемчә, кешенең героймы, әллә кабәхәтме булуының төбендә буыннан-буынга геннар белән бүләк ителгән асыл сыйфатлар, гаиләдә ата-бабалардан алган тәрбия ята. Нинди генә чорда яшәсә дә кешелеген югалтмаган кешеләр бар. Бүгенге мәкаләм герое – илебездә социализм ныгып килгән чорда туып-үсеп, демократия үзгәрешләре чорында да үзенең тормыш юлыннан тайпылмаган замандашым, авылдашым булыр. Аны райондашларыбыз киң күңелле, ярдәмчел кеше буларак бик яхшы беләләр. Үзенең какшамас репутациясен булдырган Габделкәбиров Шәфкать Габдулла улы булыр ул. Коры Көрнәле авылы егете, бүгенге көндә үз транспорт автопаркын булдырып, районыбыз халкына хезмәт итүче эшмәкәр. Нинди буыннан- буынга калган нәсел мирасына нигезләнеп булдырды икән ул шушы кадәр мөлкәтне?

Шәфкатьнең мин ишетеп белгән Галим бабасы авылыбызда бик укымышлы, тырыш, табигать биргән аерынкы сәләткә ия кеше буларак билгеле. Ул игенчелек белән көн күрүче уңган-булган авыл крестьяны. Терлекләр асраган, авылда сирәк кешегә хас булганча умарта тоткан. Галим бабайның бакчасында җиләк-җимеш агачлары, яшелчә дә мул булып, бакча уртасында үзе казыган коесы булган. Әле без үскәндә авылда 20ләп кое исәпләнгәндә ул иң тәмле сулы, шифалы кое булып санала иде. Галим бабай шул шифалы сулары белән, укып-өшкереп кешеләрне дәвалаган, коега юл бер дә ябылмаган теләсә кем кереп-чыгып йөргән.

Галим бабай үзенең ул һәм кызларына нинди мирас калдыра алган? Минемчә, тырышлык һәм намуслы хезмәттер. Олы улы Габдулла абый гаиләсе мисалын алабыз, чөнки менә нәкъ ул төп йортта, нигезне саклап яшәүче була. Габдулла абый ата-баба кәсебен саклап игенчелек белән шөгыльләнә. Яшьтән техникага хирыс була, шуңа да инде аны Бөек Ватан сугышы чорында икмәк фронты солдаты итәләр. Ул тракторчылар бригадасын җитәкли, ә бригадада кемнәр: яшь-җилкенчәк, кызлар, хатыннар. Ә илне, фронтны ашатырга кирәк. Техниканы йөртү генә түгел бит, һәрдаим карап- төзәтеп торырга кирәк. Шуңа Габдулла абый кулыннан эш төшми. Ә сугыштан соңгы чорда гаилә, ишле балалар һәм шулай ук иртәдән-кичкә кадәр хезмәт. Иң олы улы Рәфкать абый без үскәндә (60нчы еллар) ул чорда гына түгел хәзер дә башкалабыздагы иң дәрәҗәле уку йорты Казан финанс – экономика институтында белем алып башкаланың шулай ук дәрәҗәле предприятиесендә хезмәт итте. Икенче кызлары Әлфия апа Левашово урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Коры Көрнәле мәктәбендә укытырга кереште. Әле үзе дә яңа мәктәп эскәмиясеннән төшкән кызның фәннәр патшасы булган математиканы шулай эченә кереп аңлатуы, иң шук, шаян малайларны да артларыннан сулатып утырта алуы, иң телсез күкеләрне дә сөйләтеп-җавап бирдерүе сокландыра иде (мин Әлфия апа кебек укытучы булырга хыялландым). Ә өченче бала булган Люзия апа турында әни һәркөн диярлек телгә ала иде:

- И, бигрәк изгелекле бер бала бар авылда: Габдулла абый кызы Люзия. Иртән чыгып баса кое янына, бөтен кешегә (әлбәттә өлкән кешеләргә) су тартып тора. Рәхмәт яугыры бала.

Бәлки әнә шул рәхмәт хисләре һәм сүзләре Люзия апага күп еллар каты авыруны җиңеп яшәргә көч бирәдер дә.

Розалия, Рушания, Шәфкать, Сәрия...Габдулла абый белән Сания апаның һәр баласы турында озаклап сөйләп булыр иде. Алар барысы да матур итеп гаилә корып, балалар үстереп, тормышларында ниндидер максатларга ирешкән шәхесләр.

Шәфкать белән без бер чорда мәктәптә белем алып, яшьлек чорыбызда авыл клубында бергә күңел ачып, капка төпләрендә бергә симәнке чертләтеп, мәзәкләр сөйләшеп кичләр утырган кешеләр. Шуңа күрә аның турында күп сөйләп булыр иде. Иң әһәмиятле моментларга туктамасам героемның сүрәте тулы булмас. Һәр совет баласы кебек, туган илеңнең яклаучысы, саклаучысы булу Шәфкатьне дә читләтеп үтми. Аның хәрби хезмәте ул чордагы Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше булган Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә үтә. Бөтен илне шаулаткан төзелештән тынгысыз авылдашыбыз “БАМ төзүдәге хезмәтләре” өчен медале белән бүләкләнеп кайта. Шунда калырга да мөмкин булыр иде, әмма туган як, ата-баба нигезе тартып кайтара аны. Габдулла абый кече улының нигезне саклап авылда төпләнүен теләгәндер, әлбәттә. Авылда, Казанда, төрле җирләрдә уйланып-сайланып йөргәннән соң Шәфкать бик еракка да китмәскә, авылны да ташлап бетермәскә карар кыла. Алексеевскига автовокзалда автобус йөртүче булып урнаша. Шактый еллар районыбыз халкын үзенең ышанычлы, җайлы йөртүче булуы белән сөендерә.

Бик баналь гыйбарә булса да, “ир кеше йорт төзергә, ул үстерергә, агач утыртырга тиеш” дигән таләпләрнең барысын да үти ул. Күрше Кыр Шунталысы авылыннан уңган-булган, акыллы, чибәр кыз Мөршидәне үзенә яр итә, алар тигез матур гаиләдә бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызлары Ләйсән Казан төзелеш-архитектура университетын тәмамлап төзелеш буенча белгечлек алды. Гаилә корып әти-әнисен оныклы итте, бәләкәчләре Ризван үсеп килә. Уллары Илфатның алдында һөнәри юллар күп булса да, әтисенең ничек бирелеп, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарганын күреп үскән егет Алексеевск урта мәктәбен тәмамлап Казан автотранспорт техникумында белем ала. Алдагы һөнәри юлын әтисе эзләреннән дәвам итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. 1990-2000 нче еллар илебез вәзгыятендә бик авыр, тотрыксызлык заманы буларак билгеле. Менә шул буталчык вәзгыять Шәфкать Габдулла улын уйландыра. Шулкадәр хезмәтләр куеп, баралы да кайталы эшче булып дәвам итәргәме? Юк, кыю, тынгысыз Шәфкать хәлиткеч адым ясый: үз эшен ачып җибәрә. Моның өчен ул ниндидер яңа юллар сайламый, сәүдәгә дә китми. Үзенең гомерлек һөнәрен нигез итеп ала. Зур тәвәккәллек белән автобуслар сатып алып, үзе автопарк ача. Шуңа да Илфатка да әллә ниләр эзләнеп йөрисе юк, әтисенең лаеклы дәвамчысы булып китә ул. Менә шушы бәхет түгелме: һәрдаим иңгә –иң куеп киңәшеп яшәргә, карарлар кылырга ышанычлы тормыш юлдашы, оныклар белән сөендерергә нәсел дәвамчылары, гомерен багышлаган һөнәрен, ачып җибәргән зур игелекле эшен дәвам итүче таянычы булу, ниһаять, туганнарыңның, якыннарыңның, якташ-ларыңның, халкыңның сине яратуын, хөрмәт итүен тоемлау. Бик бәхетле бүген үзенең алтын яшенә килеп җиткән якташыбыз Шәфкать Габдулла улы. Яшәвенең мәгънәсен якыннарына, кешеләргә игелек кылуда күрә ул.

Әнә авыл түрендә, Васит тавы итәгендәге Галим бабай нигезендә гөрләп утыручы Габдулла абый йорты янында автобус басып тора. Шәфкать кайткан. Еш кайта, нигезне гел карап, яңартып тора ул. Туганнары да теләгән вакытларында кайтып, теләгәнчә яшәп, бакчаларда яшелчәләр үстереп, ял итеп, ата-ана нигезенең рәхәтен күрәләр, намазлар укып, догалар укып ата-баба рухын шатландыралар. Догалы йорт диләр андыйлар турында. Ничәмә – ничә дистә еллар файдаланылмаган бабасы коесын яңартып, тазартып, суырту җайланмалары куеп авылдашларга файдалануга тәкъдим итүе дә нур өстенә-нур булды. Шәфкатькә, аның гаиләсенә авыл халкы рәхмәт укый, аңа бәхет тели, менә авылдашлар төркемендәге кайбер фикерләр:

“Шәфкатебезнең исеме җисеменә туры килгән”

“ Бабасы коесын янартты, урамга тартып Шәфкать.

Шул кое суын эчәбез. Шәфкать, сиңа зур рәхмәт.

Шәфкатьлелеккә корылган туачак хәрбер көнең” (Сәрия Мусина).

Ярдәмчел якташыбызга чын күңелдән нык исәнлек, гаилә бәхете, тигезлек телибез.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Авылдашың Р.С Фатыхова, Коры Көрнәле.

***

Кадерле ирем, яраткан әтиебез һәм дәү әтиебез Габделкәбиров Шәфкать Габдулла улын күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез сиңа барсын да!

Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын

Туар көннең һәрбер таңында!

Алдагы көннәрең дә

Якты хыялларга бай булсын!

Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте,

Һәрвакыт юлдаш булсын!

Сине яратып гаиләң!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев