Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Газета редакциясе альтернатив язылу оештырды

Хәзер "Заря" һәм "Таң"га редакциянең үзендә ярты ел өчен 450 сумнан язылырга мөмкин. Алексеевскилыларның күбесе район газетасына альтернатив язылуның өстенлекләрен бәяләргә өлгерде.

Надежда (пенсионерка):
- Мин бу ярты елда альтернатив язылудан беренче тапкыр файдаландым. Беренчедән, бу - акчаны җитди экономияләү, чөнки газетага язылу ае нибары 75 сумга гына төшәчәк. Мин яңа чыккан газеталарны алгач, юл уңаена кибеткә кереп чыгам. Бу бик уңайлы.
Алия (декретта утыра):
- Мин альтернатив язылуны сайладым, чөнки бу уңайлы. Әлбәттә, файдалы да. Көн саен балам белән урамда йөрибез, ә чәршәмбе һәм җомга көннәрендә бер уңайдан редакциядән яңа чыккан газеталарны да алам.
Олег (машина йөртүче):
- Район газетасын үземне белгәннән бирле яздырып алабыз. Хатыным аңа альтернатив ысул белән язылырга һәм газетаны турыдан-туры редакциягә барып алырга карар итте. Мин аны үзем барып алам, чөнки якында гына эшлим. Бик уңайлы. Бәясе дә сөендерә.
Гүзәл (педагог):
- Без - мәгариф хезмәткәрләре. Сезнең иң тугры укучыларыгыз булып торабыз. Хезмәттәшләребез турындагы язмаларны район газетасыннан укуы бик рәхәт. "Таң"ны мин күп еллар буена укып барам. Узган ярты еллыкта мин альтернатив язылудан файдаланырга булдым. Бу акчаны шактый янга калдыра. Әти-әниемне дә шул рәвешчә яздырдым.

"Таң"ның яңа санын эшкә барганда редакциягә кереп алам. Әгәр кайчак моны эшләргә өлгермәсәм, соңрак бөтенесен бергә алам. Шундый мөмкинлек өчен рәхмәт сезгә!

Ә без исегезгә төшерәбез: бер айга язылу бәясе укучыларыбызга нибары 75 сумга төшә. Газетаны реклама һәм белдерүләр бүлегеннән ул чыккан көндә һәм башка көннәрдә дә (шимбә һәм якшәмбедән кала) алырга була. Адрес: Совет мәйданы, 6 нчы йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев