Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ГОМЕРЕН БАЛАЛАРГА БАГЫШЛАГАН

1 октябрьдә күп милләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иткән, авыр тормыш юлы узган Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр - бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Шундый өлкән кешеләребезнең берсе Урманасты Шунталысы авылында гомер итүче Асия Бәдретдин кызы Гыйниятуллина өчен бу икеләтә бәйрәм - шушы көннәрдә генә аңа 90 яшь тулды. Бүгенге сүзебез - Асия апа турында. ... 90 яшь. Нинди зур бәйрәм.

Бу тормышта шатлыклар да, кайгылар да аралашып килә. Ул да тормыш юлында ачысын да, төчесен дә үз башыннан үткәрә.Асия апаның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Бу исем белемле асыл кош дигәнне аңлата.

Көзге көннәрнең берсендә, 1927 елның 25 сентябрендә элеккеге Биләр районының Югары Татар Майнасы авылында дөньяга килә ул. Алар гаиләдә сигез бала була. Тик бүгенге көндә икесе генә исән. Калганнары мәрхүмнәр. Ә сеңелесе Халия апага - 81 яшь.

Әнигә нужаны күп күрергә туры килә, - дип яза кызы Әлфия. - 13 яшендә сугыш башлана. Әтисен, ике абыйсын сугышка алалар. Әнисе һәм бер абыйсы үлә, берсе хәбәрсез югала. Ирләр белән беррәттән колхозга печәнен дә чаба, урманын да кисә. "Аякларыбыз, өс киемнәребез юешләнеп ката иде, киптереп тә өлгермибез, иртүк торып тагын эшкә китәбез", - дип искә ала әнием.

Тик тормыш авырлыкларына бирешми ул, яшьлек дәрте белән алга баруын дәвам иттерә. Сугыштан кайткан әти (Минәхәт Гәрәй улы) белән алар 1948 елда Майнада танышалар һәм бер-берсен ошатып, бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлагач, кавышалар. Әти үзе Күлбай Мораса авылыннан. Аны сугыштан кайткач, Майна мәктәбенә эшкә җибәрәләр, аннары Урманасты Шунталысына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Алар шул авылга күченәләр.

Торырга урын, ягарга утын юк. Әле бер кешедә, әле икенчесендә яшиләр, ике балалары туа. Аннары кечкенә генә өй салып чыгалар. Мунчага да кешегә йөриләр. Мин әле дә хәтерлим: әти безне тазга тезеп утырта иде дә, урамның бер очыннан икенче очына мунчага тартып бара иде.

Минәхәт абый белән Асия апа бергә булгач кына укуларын дәвам иттерәләр. Минәхәт абый Казан педагогия институтының физика-математика факультетын читтән торып тәмамлый, Асия апа Чистай педагогия училищесында белем ала.

Бер-бер артлы алты балалары: өч кызлары, өч уллары туа. Гаиләдә бәйрәмнәрне бик күңелле үткәрәләр:
-Бездәге бәйрәмнәрне күрсәгез иде, - дип сүзен дәвам иттерә Әлфия ханым. - Әле дә хәтеремдә: Яңа ел бәйрәмнәрендә ел саен өйнең түренә чыршы куя идек тә, аны үзебез кулдан ясаган кәгазь уенчыклар белән бизи идек. Кәгазьдән, келәй урынына бәрәңге белән ябыштырып, чылбырлар ясый идек.

Әни күрше балаларын да чакыра иде. Ул Кыш бабай була иде. Өйдә пешкән кош теле янына берәр конфет куеп, пакетлар ясап тарата иде. Бик актив, эшчән, гадел кеше иде әни, ялганны бер дә яратмады. Беркайчан да иренеп тормый иде.

Әти белән безне дә шулай кешелекле, гадел, халыкка ярдәмчел итеп тәрбияләделәр. Без, алты баланы укытып, олы тормыш юлына чыгардылар. Әти белән әни безгә юл күрсәтүче маяк булдылар, бөтен эшебездә булышып тордылар...

Асия апа тик тора торган кешеләрдән түгел. Гомер буе гел хәрәкәттә була. Лаеклы ялга чыкканчы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, "Хезмәт ветераны" "Тыл ветераны" медальләренә лаек була. Хәзер ул икенче төркем инвалид.

Тик әле ул җор күңелле, кул кушырып утырырга яратмый, эшсез торырга өйрәнмәгән: гел нидер эшләргә тырышып, булышып йөри, әле бәрәңге бакчасына бәрәңге җыешырга да чыга, күзлексез укый. Мунчада да үзе юына, чабынырга ярата. Яшь вакытта тавышы бик матур була, әле хәзер дә яшьлек җырларын искә алып, яратып җырлый.

Авыл халкының да, үзе укыткан укучыларның һәм бергә эшләгән хезмәттәшләренең дә хөрмәтен казана, аны авылда "Мәрхәмәтле ак әби" дип йөртәләр. Бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый, яшьрәк чагында Коръән ашларында абыстай булып укып йөри.

Шушы көннәрдә аны 90 яшьлеге белән котларга социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авылдашлары, укытучылары Назирә Миндубаева, Энҗе Галиева, Гүзәлия Мәхмүтова, Гөлсинә Мостафина белән укучы кызлар, авыл җирлеге хезмәткәрләре килде, кунакка балалары кайтты.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Владимир Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Асия апа хөрмәтенә мул итеп табын әзерләп, Коръән ашы үткәрделәр. Балалары килгән кунакларның барысына да, шулай ук телефоннан котлаучыларга рәхмәт әйтәләр һәм барысына да исәнлек-саулык телиләр.

Без дә Асия апаны юбилее белән котлыйбыз һәм аңа исәнлек-саулык, бәхетле гомер телибез. Ә хәзер кызы Әлфия ханымның әнисенә багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Туксан яшь, дип, әни,уфтанма әле,
Син бит безгә бик кирәк.
Алты балаң,ундүрт онык, унике оныкчыгың,
Син бит әле безгә зур терәк.
Әни исән чакта
Төп нигездә утлар сүнми.
Урамдагы сукмак тапталмас,
Туган-тумачалар таркалмас,
Алар кайта диеп капка ябылмас.
Тормыш дәвам итәр
Күктәге кояш кебек.
Якты ай, йолдызлар кебек,
Ак яулыгың бәйләп,
Матур күлмәгеңне киеп,
Әйдә, әни, каршы алып җибәр.
Туксан яшь, дип, әни, уфтанма әле,
Тавышың синең сары сандугачтай.
Буйларың синең зифа ак каендай.
Акылың синең тирән диңгез киңлегеңдә,
Уйларың синең челтерәп аккан чишмәдә.
Яшә әле, әни, йөзгә хәтле,
Син бит әле безгә бик кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев