Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гомерен балаларына багышлый

Февраль урталарында Коры Көрнәле авылыннан Маханова Кәүсәрия Фәрхетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Коры Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Хәмит Медведев, авыл җирлеге секретаре Зөһрә Гомәрова һәм авылның ветераннар оешмасы рәисе Әминә апа Ибәтуллина килде һәм алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Владимир Козонковтан...

- Кадерле әниебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз, - дип яза Казан шәһәрендә яшәүче уллары Наил Маханов. Син - иң якын, иң хөрмәтле кешебез. Син - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Сиңа Аллаһы Тәгалә биргән калган гомереңнең һәр көнендә безнең турыда гел шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, сау -сәламәт булып, әтиебез Камил белән тигез гомер кичерүегезне телибез.

Без, биш балаңны, тормышның болгавыр, авыр заманнарында тудырып, төн йокыларыңны йокламыйча тәрбияләп үстердең, балаларым һәрвакыт тук булсыннар, дип, булганыңны-булмаганыңны авызыңнан өзеп, безне туендырдың, өс-башларыбызга хәлегездән килгәнчә, кайвакытта ямаулы булса да чиста кием кигезеп, кеше арасында ким-хур булып үсмәсеннәр, дип әти белән бөтен тырышлыгыгызны куеп, дөрес тәрбия биреп үстердегез. Сезгә соклануыбызны, сезгә булган чиксез рәхмәтебезне бер дәфтәргә дә язып бетереп булмас иде.

Бу тырышлыгыгыз бит әле "колхоз арбасы"н тартып, эштән бушаган арада гына тормышка ашканына чын күңелебездән ышанабыз. "Яшь чагымда, 15 яшьтән ирләр белән беррәттән ачлы-туклы килеш, аякка тула оек белән чабата киеп, тездән карга бата-бата дәүләт планын үтәр өчен урман кисүләр, яз көннәрендә Кама елгасы аша боз өстендәге салкын суны ерып, чана тартып, Лаешка язгы чәчү өчен орлык алырга барулар, иртән ачлы-туклы килеш чыгып китеп, караңгы төндә бер йотым чәй эчәргә дә хәлең калмыйча арып-талып өйгә кайтып егылулар, дисеңме, - дип ачынып, йөрәк әрнүе белән искә ала ул вакытларны әнием.

- Менә хәзер тәннәрнең сызлавы, аякларның көч-хәл белән генә йөрүләре шул чактагы авырлыкларның нәтиҗәсе булып тора, дип уйлыйм мин. Югарыда сөйләнгән тормыш авырлыкларының әле бу бер мизгеле генә. Алар тормышымда күп булдылар. Шуларны искә төшереп күңелемне сыкратасым килми", - дип тәмамлады сүзен әниебез.

Наил әфәнде барлык туганннары исеменнән әнисен 90 яшьлеге белән котлый һәм аңа сәламәтлек, бәхетле гомер тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев