Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гражданнар кабул итү

31 октябрьдә сәгать 10 нан көндезге 1 гә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе» хокук ярдәме күрсәтү көнен үткәрүне планлаштыра. Бу чара Яр Чаллы шәһәренең «1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае» өстәмә белем бирү муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе базасында узачак.+7(8552)-56-91-15.

Әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак. Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак: баланың тормышка, җәберләүдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау; баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау; баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукы, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да; мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү; баланың торак, башка милек хокукларын үтәү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев