Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гражданнарны кабул итү

28 ноябрьдә сәгать 9 дан 12 гә кадәр "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны район башлыгы, партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итәчәк.

Шул ук көнне сәгать 12 дән 2 гә кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Шул ук көнне гражданнарны урыннарда район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кабул итәчәк.

29 ноябрьдә сәгать 9 дан 12 гә кадәр җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов кабул итәчәк.

30 ноябрьдә сәгать 9 дан 12гә кадәр һәр авыл җирлеге башкарма комитетында гражданнарны авыл җирлекләре башлыклары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары кабул итәчәк.

1 декабрьдә - иртәнге 9 дан көндезге 3 кә кадәр, 2 декабрьдә 9 дан 12 гә кадәр гражданнарны җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлары кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон: 2-40-94.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев