Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Халык тарафыннан сайланучылар мәсьәләләрне хәл итте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Алексеевск районында гражданнарны кабул итте. Район башлыгы Владимир Козонков күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булышты.

Халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар янына кабул итүгә барлыгы 17 кеше язылган иде. Депутатлар белән бергә мөрәҗәгатьләргә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Владимир Козонков та җавап бирде.

Кагыйдә буларак, кабул итүгә кешеләр үзләренең сораулары һәм мәшәкатьләре белән киләләр. Бу юлы исә Айрат Хәйруллин янына Караваево авылы кешеләре исеменнән рәхмәт сүзләре белән Любовь Мортазина килде, ул чиркәүләрен торгызуда ярдәм иткән Айрат Нәҗип улына авылдашларының рәхмәтен тапшырды.

Спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров Дәүләт Думасы депутатына Алексеевскида беренче тапкыр билбау көрәше буенча республика күләмендәге ярышларны үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте. Кабул итүдә шулай ук пай җирләрен рәсмиләштерү, инвалид баланы дәвалауда матди ярдәм күрсәтү һ.б. мәсьәләләр дә яңгырады.

Аграр колледж студентларын аерым билгеләп үтәсе килә, алар Айрат Хәйруллинга хәйрия өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр. "Без булдырабыз!" волонтерлар клубы иреклеләре инвалид балаларга һәм өлкән кешеләргә ярдәм итү буенча берничә уртак чара үткәрергә сөйләшеп килештеләр.

Колледжның педагог-оештыручысы Анна Сөниева кабул итүдән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

- Очрашуда без барыбыз да бераз дулкынландык, чөнки Дәүләт Думасы депутаты белән һәр көнне очрашып тормыйсың бит. Ләкин Айрат Нәҗип улы безнең белән дустанә аралашты һәм инициативабызны хуплады.

Без Яңа ел бәйрәмнәрендә Яңа ел белән котлау һәм шушы искиткеч бәйрәмнең бер өлешен генә булса да бүләк итү өчен инвалид балалар янына барырга планлаштырабыз. Яңа ел программасын әзерли башладык инде, ә бүләкләрне Хәйруллинның хәйрия фонды бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев