Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Харис абыйны котладылар

2018 елның 29 гыйнварында ветераннарның район советы рәисе Елена Макарихина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Алексеевск бистәсе кешесе Вәгыйзов Харис Вәгыйз улын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы,...

Харис Вәгыйз улы 1928 елда Балык Бистәсе районының Казахлар авылында туа. 1942 елда тракторчылар курсында укый һәм Балык Бистәсе районының "Кызыл Йолдыз" колхозында эшли башлый, анда 1954 елга кадәр эшли.
Шулай ук сугыш вакытында Лаеш районында аэродром төзүдә дә булыша. 1954 елда Алексеевск районында яңа ДТ тракторларын йөртергә өйрәтү курсларын уза. Курсларны тәмамлаганнан соң Алексеевскида "Загот.зерно"да моторист булып эшли.
1966 елда район газ хезмәтенә эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Харис Вәгыйз улының бер кызы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев