Хезмәтләре билгеләп үтелде
Алексеевск район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Онучин Сергей Леонидович -район мәдәният йортының нәфис - бизәкләү бүлеге мөдире әлеге бүләккә районның мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан;
Лидия Степановна Чурина - Алексеевск Пенсия фонды идарәсенең пенсия түләү һәм яңадан исәпләү бүлеге белгече, пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан;
Татьяна Владимировна Свистунова - Алексеевск аграр колледжының укыту- производство буенча директор урынбасары, һөнәри белем бирү системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан;
Әсфир Насыйбулла улы Әбүзәров - «Алан» крестьян -фермер хуҗалыгы механизаторы ; Алексеевск районының агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан;
Людмила Геннадьевна Панкратова - «Панкратова Людмила Геннадьевна» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе; ул да шулай ук районның агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан лаек булды;
Людмила Анатольевна Миронова - Шәмә авыл җирлеге китапханәчесе; Алексеевск районында китапханә эшен үстерүдә намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан лаек булды.
Шулай ук энергетика тармагында намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре -Энергетиклар көне уңаеннан район башлыгының Мактау грамоталары белән "Челтәр компаниясе" ААҖның Чистай электр челтәрләре филиалы хезмәткәрләре бүләкләнде:
Сергей Михайлович Рогожкин - электромонтёр;
Михаил Владимирович Зудинов - 1 класслы машина йөртүче;
Артём Петрович Шушляев - диспетчерлык хезмәте диспетчеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев