Хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр
Муниципалитетның Мактау грамоталары белән үз коллективларында хөрмәт казанган алексеевскилылар билгеләп үтелде.
Алексеевск үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибәсе Янонис Раиса Степановна, Сакан фельдшер-акушерлык пункты мөдирәсе-фельдшеры Савченкова Валентина Дмитриевна, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең кичектергесез ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге фельдшеры Банницина Наталья Григорьевна, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең беренче категорияле икътисадчысы Кудряшова Ирина Владимировна һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машина йөртүчесе Ипатов Виктор Константинович әлеге бүләкләргә сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, шулай ук Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтү уңаеннан лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев