Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хоккейны чын ирләр генә уйный!

Алексеевскида алкалы хоккей буенча традицион ярышлар старт алды.

Шимбә көнне, 20 гыйнварда, "Юл төзүчеләр" паркында хоккей буенча район ярышлары ачылды. Спортчыларны район башлыгы Владимир Козонков сәламләде.
20 гыйнвардан 18 февральгә кадәр район башлыгы кубогы өчен биш команда: Юеш Көрнәле, Керамика-Маркет, Урта Тигәнәле, шулай ук Тат. Майна-Биләр һәм Ромодан-Лебедино җыелма командалары көрәшәчәк.
Ачылу матчында Юеш Көрнәле һәм Урта Тигәнәле хоккейчылары очрашты. Бер үк төрле көндәшләрнең каты көрәшендә уртатигәнәлелеләр бераз көчлерәк булып чыктылар. Алар 6:5 исәбе белән җиңделәр.
Көн салкын булуга да карамастан, уенны шактый күп тамашачының күзәтүен дә әйтеп китәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев