Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

И, язмыш, язмыш...

Зәки абый Нәбиуллинның "И, язмыш-язмыш" исемле язмасын бирүне тәмамлыйбыз.

Чишмә буенда

Табышу-кавышу

Яшьләр генә түгел,

олылар да

Үз итәләр чишмә

буйларын!

Шунда очырашып

аңлашалар

Санап кавышу

минутларын,

Якынайтып никах-

туйларын!

Мин эшли торган юл участогы бик матур урман-кырлар, әрәмәлек, таулы болыннар тирәсендә иде. Шунда ук, тау итәгендә матур камышлар арасыннан килеп чыккан көмештәй чишмә суы чылтырап агып тора. Тирә-якта яшел хәтфә чирәмлекләр, бөдрә талларда кошлар сайрый, җәннәт бакчасы, диярсең. Ул тирәгә машиналар белән керү, көтү йөртү тыелган иде. Андый матур җиргә узып баручы кешеләр су эчәргә, юынырга һәм ял итәргә туктап, җәяүләп кенә керәләр иде. Мин дә шунда барып, төшке ял вакытында чишмәгә карап уйланып утырырга ярата идем.

Шулай беркөнне чишмә янына баргач, аз гына читтәрәк бер ир-атның кыйблага карап намазлык өстендә утыруын күреп алдым. Ул өйлә намазы укый иде, һәм бу матур җирдә аның Коръән уку тавышы миңа бик көчле тәэсир итте. Үземә аңардан уңай энергия килгәнен сиздем һәм ирексездән дөньямны онытып, дигәндәй, сулыш алырга да куркып, аның артына, яшел чирәмгә барып утырдым. Бу мизгелдә мин: "Өеңдә менә шулай матур итеп Коръән укучың булса иде", - дип хыялланып алдым. Минем үземнең дә дингә якынаю уем бар иде инде, ләкин гел аннарыга калдырып килдем. Менә ул минутта шулай матур итеп укыганны күреп, минем теләгем тагын да яңарды. Укырга өйрәнергә карар кылдым. Бу кеше укып бетерде дә, кулларын күтәреп, дога кылды. Мин дә аның артыннан кабатладым. Бераздан кыюлыгымны җыеп, аңа сәдака бирдем һәм аның бераз Коръән укып, мәрхүм ирем һәм башка туганнарым рухына дога кылуын сорадым. Ул риза булды, матур-матур сүрәләр укыды, һәм без, кулларыбызны күтәреп, дога кылдык, үземчә теләкләр теләдем.

Шуннан соң без шул чишмә буенда еш очраша башладык. Бергә намаз укыдык, мин - үзем турында, ул үзе турында бернәрсәне дә яшермичә сөйләде. Аның да хатыны авырып, моннан өч ел элек вафат булган икән.

Аннары шулай сөйләшеп, киңәшеп йөри торгач, араларыбыз якынаеп китте, һәм Ходай рәхмәте белән кавышырга ният кылдык. Балаларыбыз да каршы килмәде. Матур итеп никах укыттык, үзебез Казанда яшәргә булдык. Рәхмәтулла киңәше белән эшне ташладым. Мин хәзер намаз укыйм, Коръән сүрәләрен ятлау белән мәшгульмен. Мине мәрхәмәтле һәм якын кешем Рәхмәтулла өйрәтә. Ул үзе исә мәчеткә йөри. "Намазны җәмәгать белән уку күңеллерәк һәм сәвабы да күбрәк", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев