Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ике елдан – 100!

20 сентябрьдә районның мактаулы кешесе Ираида Павловна Бреховага 98 яшь тулды. Үзенең барлык тормышын халык мәгарифенә багышлаган ханым бу көнне кунакларны елмаеп каршылады.

Юбилярны район хакимияте башлыгы исеменнән котларга һәм бүләкләр тапшырырга дип ул көнне Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Николай Чурин, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина килде. Районның иң өлкән кешесе яшенә карата актив яшәү рәвеше алып бара. Фин йөреше белән шөгыльләнә-үзенең бер бүлмәле фатирында ике таяк ярдәмендә хәрәкәтләнә, дөньяда барган хәлләрне күзәтә, район тормышы белән дә кызыксына:

- Укуы читен, әлбәттә, - ди Ираида Павловна, - район газетасын зурайткыч пыяла ярдәмендә генә укый алам, әмма минем өчен барысы да кызыклы. Ә хәтеремне яхшырту өчен шигырьләр ятлыйм.

Ул кунаклар белән үзенең хатирәләрен уртаклашты, үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйләде. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында хатирәләр дә читтә калмады. Тик студент еллары аның сүзләренчә, иң күңеллесе булган.

Үзенең туксан сигезен Ираида Павловна иң туг-ры дусты - Александра Андреевна Малафеева компаниясендә каршылаган. Күршеләре, дуслары бүләкләр белән килделәр, хәтта чит илләрдән дә котлаулар булган - Италиядән Евгения Малафеева котлаган (иң әйбәт дустының оныгы). Туган көнен бәйрәм итүчегә бу көнне, ике елдан гасыр юбилеен билгеләп үтү өчен нык сәламәтлек - иң еш теләнгән теләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев