Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Илле йөрәк кышка керә алмады, илле йөрәк язны күрмәде...

17 ноябрьдә Казан аэродромында булган авиаһәлакәт беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге шигырь юлларын Буа районы укытучысы да күңеле тулгач, төннәрен йоклый алмый башлагач язган. "Боинг 737" самолеты Казан Халыкара аэропортына кайтып җиткәч, җиргә төшеп утырганда фаҗигагә тарыды. Кемдер әлеге фаҗигәдә газиз баласын, кызын, улын, яраткан әтисен, әнисен, кадерле хатынын, ирен,...

17 ноябрьдә Казан аэродромында булган авиаһәлакәт беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әлеге шигырь юлларын Буа районы укытучысы да күңеле тулгач, төннәрен йоклый алмый башлагач язган. "Боинг 737" самолеты Казан Халыкара аэропортына кайтып җиткәч, җиргә төшеп утырганда фаҗигагә тарыды. Кемдер әлеге фаҗигәдә газиз баласын, кызын, улын, яраткан әтисен, әнисен, кадерле хатынын, ирен, якын дустын югалтты. Менә-менә дөньяга туачак берничә нарасый үз әтиләренең көчле кулларында "үчтеки" итү бәхетеннән мәңгегә мәхрүм калды. Аллаһы Тәгалә, киткәннәргә оҗмах ачкычларын, ә калганнарга сабырлык бирсен иде. Якыныңны югалту ачысы бик авыр ул. Аларның кайгысын беркем дә, бернинди сүзләр белән дә бастыра, тынычландыра алмый. Шул турыда бераз Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт белән сөйләшеп алыйк.

- Без дә мәчетләре-бездә бу фаҗигадә һәлак булганнар иман белән киткән булып, Аллаһы Тәгалә аларга шәһидлек дәрәҗәсен, савабын бирсә иде дип, кайгыга дучар булганнарга сабырлыклар теләп догалар кылдык. Мөселман кеше авырлык килгәндә, иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун, дип әйтергә тырышсын иде. Аллаһы Тәгаләдән килдек, янә Аңа әйләнеп кайтабыз, дигәнне аңлата бу. Безгә - Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шул кадәр генә яшибез. Ник самолетка утырган, ник машинага утырмаган, - дигән сүзләр әйтү һич тә дөрес булмас, бу - үкенечле сүзләр. Гомер бетәргә сәбәп булды икән, ул бетә. Кемдер йөзгә кадәр яши, кемдер сабый килеш вафат була, кемдер чиста түшәгенә исән-сау килеш ятып та, иртән уянмаска мөмкин. Сәфәр чыкмый торып булмый. Язмышың ничек язылган, шулай була. Гомер ноктасын кайда, ничек куеласын беркем белми. Гомерең бетмәсә, бетми ул. Аллаһыбыздан үкенечле сәфәрләрдән саклавын сорыйк.

Әлбәттә, туганыңны, якыныңны озату бик кыен. Әмма Аллаһның рәхмәтен аңлау читен. Бәлкем Аллаһы Тәгалә аларны җәннәткә кертер өчен алгандыр. Сабыр иткән өчен, туганнарына Аллаһы Тәгалә җәннәт бүләге бирсә иде. Кайбер вакытта якын кеше үлгәндә, кемгә калдырасың инде безне, синнән башка нәрсә эшләрбез, дип әйтәләр. Ләкин Аллаһы Тәгалә барын онытмаска кирәк. Ул ризыгын да, тынычлыгын да бирә, ташламый. Без иребезгә, хатыныбызга гына ышансак, алар ярдәм итә алмаска да мөмкин.

Сәфәргә чыкканда юл догасын укырга кирәк.

Сүз дә юк, күктәге һәлакәтләр җирдәгедән 100 тапкырга кимрәк була, тик була шул.

Мәсәлән, 1979 елда, Днепродзержинскида күктә ике "ТУ-134" самолеты бәрелешә. Анда Ташкент шәһәренең "Пахтакор" футбол командасы була. Футболчылар чираттагы уенга барганда барысы да бергә һәлак була. Әлеге гадәттән тыш хәлнең гаепчесе ике авиадиспетчер. Англиянең "Манчестер Юнайтед" футбол клубы төп составы уенчыларын 1958 елның 6 февралендә югалта. Британиянең Амбасадор лайнеры Мюнхен аэропортында һәлакәткә юлыга, бирегә ул Манчестерга кайту өчен ягулык салырга туктала. Көчле кар яуган шартларда пилот өч тапкыр очып китәргә омтыла. Нәтиҗәдә, авиалайнер полоса азагындагы койманы тишеп, якында торган йортка сул канаты белән килеп бәрелә. 21 кеше, шул исәптән "МЮ"ның сигез уенчысы үлә. Рәсми сәбәбе - пилот хатасы.

1961 елның 15 февра-лендә Нью-Йоркның Джон Кеннеди исемендәге аэропортыннан чыккан "Боинг-707" Бельгия башкаласы Брюссельгә төшеп утырган вакытта фаҗигагә тарый. Бер генә кеше дә исән калмый. 1972 елның 13 октябрендә Анд таулары өстендә Уругвай башкаласы Монтевидеодан Сантьяго-де-Чилига очкан ФН-227 самолеты егылып төшә. Уругвай ВВС самолеты кыяга әбәрелә. 2008 елның 24 августында Иранда "Боинг-737" һәлакәткә юлыга.

2011 ел, сентябрь, Ярославль шәһәренең "Локоматив" хоккейчылары очкан "Як-42" самолеты очып китә алмыйча елга кырыендагы агачларга килеп бәрелде, шәһәр үзенең хоккей командасын тулысынча югалтты. Бу кайгылы исемлекне әле тагын дәвам итәргә булыр иде...

Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле сәфәрләр, тыныч, кайгы-хәсрәтсез гомер насыйп итсә иде.

Юл догасы

"Әллаһүммә иннәә нәсъәлүкә фии сәфәринәә һәәзәлбирра вә-ттәкыүәә вә минәл-гамәли мәә тәрдаа. Әллааһүммә һәүүин галәйнәә сәфәранәә һәәзә үәтыүи гәннәә бүгдәһ. Әллааһүммә әңтәссаахибү фии-ссәфәри вәл-халиифәтү фиил-әһл. Әллааһүммә иннии әгүзү бикә миү үәгсәәәә и-с-сәфәри вә кәбәтил-мәңзар. Вә сүүүүил-мүңкаләби фиил-мәәли үәл-әһл"

Татарча мәгънәсе

Әй, аллаһ, чыннан да, бу сәфәребездә Синнән яхшылык һәм тәкъвалык, Син риза булырлык гамәл кылуыбызны сорыйбыз вә безгә бу сәфәребезне җиңел кыл, юл арасын якын кыл. Әй, Аллаһ, Син бу сәфәребездә юлдашыбыз, гаиләдә алмашчыбыз булырсың. Әй, аллаһ, сәфәрнең кыенлыкларыннан, кайгылы хәлләрдән, гаиләбезнең һәм мөлкәтебезнең күңелсез хәлләргә таруыннан сакла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев