Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Инвалидка истәлекле медаль

Күптән түгел ветераннар Виктор Даниловның хәлен белергә бардылар һәм аңа " Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел " истәлекле медален тапшырдылар.

Беренче группа инвалид Зирекледә әнисе Екатерина Ивановна белән яши. Гади авыл хатынының ана батырлыгын бәяләп бетергесез, чөнки улының сөйләме дә бозылган. Кайчакта аны аңлавы авыр. Аның тормыштагы дәртенә сокланмыйча мөмкин түгел һәм аңардан күп нәрсәгә өйрәнергә була.


Викторның хәлен белергә Әфганстан ветераннары килгән саен Екатерина Ивановна чиксез шатлана. Тиз арада өстәл әзерли, үзенең кәефе белән әңгәмәне җанландыра һәм улы нәрсә сөйләнне безгә аңлатып бирә.


Екатерина Ивановна, Сезнең алдыгызда баш иябез, Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз!


Бу юлы ветераннар Даниловларга район җитәкчелеге ветераннар оешмасына бүләк иткән автомобильгә утырып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев