Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Иптәш прапорщик: Зәкиулла Нәбиулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бистәбездә яшәүче Зәкиулла Нәбиулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Заманында ул меңнәрчә Алексеевск егетенә армия дип аталучы тормыш мәктәбенә китәргә булышкан. Еракта калган 1985 елда нәкъ менә ул Алексеевск районына Мәңгелек ут ялкынын алып кайткан. Аңа Әфганстанда һәлак булган беренче Алексеевск егете Николай Игнатичевны туган ягына алып кайтырга туры...

Бистәбездә яшәүче Зәкиулла Нәбиулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Заманында ул меңнәрчә Алексеевск егетенә армия дип аталучы тормыш мәктәбенә китәргә булышкан. Еракта калган 1985 елда нәкъ менә ул Алексеевск районына Мәңгелек ут ялкынын алып кайткан. Аңа Әфганстанда һәлак булган беренче Алексеевск егете Николай Игнатичевны туган ягына алып кайтырга туры килгән.

Зәкиулла Хәбибулла улы 80 яшендә дә көр күңелле һәм энергияле: үзенең җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасында эшли, оныкларын һәм оныкчыгын үстерергә булыша, "Таң" район газетасы белән актив хезмәттәшлек итә, Зур Тигәнәледә мөселман мәхәлләсенә булыша. Әлеге авыл егете, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга китә, анда ул ФЗӨдә балта остасы һәм штукатур-маляр белгечлекләренә укый. Училищены тәмамлаганнан соң армиягә киткәнче әлеге белгечлекләр буенча эшли. Аның армия еллары Румыниядә уза, анда ул элемтәче була. Демобилизацияләнгәннән соң Лаештагы һөнәр училищесына киң профильле механизаторлыкка укырга керә. Аннары ун ел Лаеш районында "Сельхозтехника"ның район берләшмәсендә шофер булып эшли. Зәкиулла абый өчен 1968 ел истәлекле була. Нәкъ менә шул елны ул авыл хуҗалыгы идарәсендә умартачы-зоотехник булып эшләүче булачак хатыны Земфира апа белән таныша. Бер елда туй итәләр. Шул ук 68 дә юбиляр хәрби комиссариатка күчә. Ә 1970 елда аны Алексеевск районына күчерәләр, анда ул 1987 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы эшли. Хатыны да һөнәрен алмаштыра. Иренең туган җирендә ул район газетасы редакциясенә корректор булып урнаша, биредә 2003 елга кадәр, пенсиягә киткәнче эшли.

Бәхетле гаилә ике кыз тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Эльмира - Зирекле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ә кече кызлары Гөлнур Казанда, "Тат энерго"да хезмәт куя. Зәкиулла абый белән Земфира апаның өч оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

- Без - Гашыйклар көнендә - 14 февральдә өйләнештек, - дип искә төшерә Земфира апа. - Дөрес, ул чакта без бу көннең ничек аталуын белмәдек. - Ә яшәлгән еллар буенча ирем турында шуны әйтә алам: ул гел эштә булды, элек армиягә китүчеләр бик күп иде, ел саен 500 әр егетне озаттылар. командировкаларга еш китә иде. Эше күп булуга да карамастан, гаиләсе өчен һәрвакыт вакыт таба иде.

Әнисенең сүзләренә кызлары Гөлнур да кушыла:

-Мин әтием белән бик горурланам. Аны Алексеевск районының күп кешесе белә. Ул без кечкенә чакта ук безнең белән күп вакытын үткәрде: бергәләп чаңгы шуа, урманга, елга буйларына бара, рәсем ясый һәм уйный идек. Әле тагын ул үзеннән чыгарып, апам белән икебезгә әкиятләр дә сөйли иде. Ә хәзер ул шигырьләр, хикәяләр, очерклар яза.

Әтисе турында кызлары Эльмира да болай ди:

- Аны күпләр белә һәм хәтерли. Аны зур хөрмәт белән искә алалар. Очрашкан вакытта миңа таза-нык ир-атларның аны кочаклап, "Иптәш прапорщик! Исәнлек телим!" - дип кулларын кысуларын күп тапкырлар күрергә туры килде. Минем өчен бу зур шатлык иде. Олы яшьтә булуына да карамастан, әти кул кушырып кына утырмый. Аны Биләрдәге Изге Чишмәдә, район газетасы редакциясендә (ул бирегә үзенең чираттагы мәкаләләрен алып килә, аларда истәлекләре белән уртаклаша) күрергә туры килә. Аның шигырьләре һәм мәкаләләре шулай ук республика газеталары битләрендә дә бастырыла. Әтинең кулыннан килмәгән эш юк: 80 яшендә дә нәрсә дә булса ясарга тырыша, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасында казына. Хәзер ул бик рәхәтләнеп оныкчыгын тәрбияләргә булыша. Әти-әниебезгә безнең өченэшләгән һәм эшли торган бөтен яхшылыклары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Акыллы киңәшләрегез, ягымлы һәм йомшак сүзләрегез, булышуыгыз һәм безнең турыда кайгыртып яшәвегез өчен рәхмәт сезгә.

Җылы сүзләргә юбилярның оныклары, кияүләре һәм туганнары да кушыла.

Шулай ук хәрби комиссариатта эшләгәндәге хезмәттәше Наталья Грошева безнең белән күңелле истәлекләрен уртаклашты:

- Зәкиулла абый - шат күңелле, аралашучан кеше. Аның белән сөйләшүе кызык иде. Кәеф булмаган чакларда ул керер иде дә, берәр нәрсә әйтеп яки сөйләп шаяртыр иде, кәеф күтәрелеп киткәнне сизми дә кала идек. Ә эшкә килгәндә, ул аңа җитди карады. Аның барысы да вакытында эшләнгән иде. Берәр нинди мәгълүмат кирәксә, без аңа мөрәҗәгать итә идек, чөнки кемне армиягә озатканын һәм кемне каршылаганын яхшы хәтерли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев