Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Исемсез бала бәете

Шәүкәт абый Камаловның шул исемдәге бәетен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Әлеге җан өшеткеч вакыйга күрше авылда була.

 Гомер агышына җитәкли язмыш.
Язмыш кулында безнең һәр ялгыш.
Кемнең язмышы ни төрле булган.
Кемдер ялгышкан, кемдер бик уңган.
 Кемнедер язмыш бәхетле иткән.
Кемдер ялгышып, күп яшьләр түккән.
Язмышлар төрле, булмый үзгәртеп.
Ялгышларны да булмый төзәтеп.
Язмыш һәм ялгыш янәшә бара.
Шулар корбаны булды бер ана.
Сөйлим сезгә дә аның турында.
Ниләр күргәнен гомер юлында.
Ана–бәхетле, яши  кайгысыз,
Моңа шатланмый соң  кайсыбыз?
Гөр килә тормыш дус-ишләр белән.
Бәхет, билгеле, Ходайдан иңгән.
Юк кайгы-хәсрәт, өй җылы, тыныч.
Әнисе, өч бала –иң зур куаныч.
Ире –Григорий, якын кешесе.
Өлешенә тигән бәхет көмеше.
Сеңлесе Зөһрә, үзенә тиңдәш.
Кирәк вакытта иң якын сердәш. 
Тагын ни кирәк олы бәхеткә?
Шөкер-ана кыл мондый рәхәткә.
Һич көтмәгәндә борылды язмыш.
Өч бала белән калды ул ялгыз. 
Кинәт хәбәрдән кысылды сулыш.
Июнь аенда башланды сугыш.
Дәһшәтле көннәр, илдә зур кайгы.
Һәр гаилә озата ирне, йә улны.
Җимерә сугыш кеше язмышын.
 Көтеп алганда бәхет алкышын.
Хатыннар озата яраткан ирен.
Кызлар озата сөйгән егетен.
Ир-атның юлы тәмугка туры.
Кайтырмы кире уннан бересе.
Япь-яшь хатыннар кала тол булып.
Олыраклар балалар тотып.
Арадан берсен алдым гыйбрәткә.
Якын булганга минем йөрәккә.
Тормыш сукмагын күрсәтү ул.
Минем беренче укытучым ул.
Матур тормышны җимерде сугыш.
24 яшьлек хатынны тол итте язмыш.
Гомерләр үтте, сугыш та бетте.
Иренең кайтуын алты ел көтте.
Алты ел гомер алты көн түгел.
Сөю-назларга  тартылды күңел.
Хатын-яшь, чибәр, тән-ризык сорый.
Бер төнне аңа Һадый очрый.
Буй-сыны килгән, тавышы йомшак.
Читләтеп кенә дәшә ул назлап.
Ямьле май ае назлый күңелне.
Көткән кешесе шушы түгелме?
Тыялмый хатын кайнар йөрәген.
Канәгатьләндерә ул Һадый теләген.
Яшерен сөюгә хатын  килешә.
Һадый да теләгенә ирешә.
Ямьле җәй үтә рәхәт, ләззәттә. 
Вакыт тиз үтә хатын ут йота –ул бала көтә.
Ни эшләргә соң дип, хатын яшь түгә.
Күңеле белән, төннәр йокламый Һадыйны көтә.
Юк. Һадый килми, читләшә башлый.
Бераз вакыттан бөтенләй ташлый.
Бала туарга санаулы көн кала.
Хатын бер көнне Һадыйны таба.
Һадый суынган, кирәкми бала.
Ә соң хатынга ни чара кала?
Һадый өйләнгән, бар семьясы
Хатыны, өч бала, түгәрәк дөньясы.
Уйнаштан бала табу зур оят.
Аборт ясату –иң зур җинаять.
Хатын нишләсен, баланы таба.
Аннан үтереп бәкегә сала.
Өйдә өч бала: М.ка –12 яшь, В.га –10, Л.га –8 яшь. Баланы төнге уннарда таба. Бу вакытта балалар йокламый әле. Шуның өчен хатын идән астына төшеп бәбили. Ни газаплар күрә, кеше ышанмаслык хәлләр. Менә замана фаҗигасе. Аннан соң сабыйны күмер кубында тоталар, соңрак бәкегә илтеп салалар.
Гыйнвар ае. Салкын төн уртасы. Авыл халкы талган йокыга.
Көне буе арып-талып беткән, туңган тәнен алар җылыта.
Утлар сүнгән, ара-тирә генә кабынып китә кайбер өйләрдә.
Кемдер торган үз йомышы белән, кемдер торган бала көйләргә. 
Торган кеше күз төшереп ала кайсы өйдә, кемнең уты бар.
Игътибарсыз гына кабат ята төн тиз үтә, тиздән торасы да бар. 
Тик бер өйдә бу төн ут сүнмәде, бала таба анда Әминә.
Ә янында кендек әбисе бар – үз әнисе, әби Латифә.
Әби тоткан кулына ак мендәрен тыя алмый,калтырый куллары.
Очына чыга алмый, өермәдәй кайный башындагы авыр уйлары.
Бала туды, әби тәвәккәлләп япты ак мендәрен бала битенә.

Тын алмады бала, аяк сузды елмаюлы эз калдырып йөзендә.
Язмыш шулай, бу бала да яралгандыр шулай 
үләргә.
Ана белән кызы хәл иттеләр бу дөньядан 
сабый китәргә.
Хәл иттеләр алдан уйлаганча, кабер итеп 
карга күмәргә.
Койма ышыгында тау өелгән, күп көч кирәк 
казып төшәргә.
Юк, ярамас, карлар эреп бетәр, баланы да 
кешеләр күрерләр.
Я булмаса, аны төнлә йөргән казып алыр 
этләр, бүреләр.

Тау астында ага кышкы инеш, су алырга бәке уелган.
Ә янына ат эчерү өчен, озын итеп улак куелган. 
Кышкы төнне ярып, кача-поса ике кеше бара урамнан.
Алдагысы кулына көрәк тоткан, арттагысы 
бала күтәргән.
Бу соңгы юлы туган баланың, илтә анасы
 аны кабергә.
Ә кабере инеш, Кече Бахта, ләхет булыр 
кышкы бәкедә.
Бәке туңган, суксаң тавыш чыга, ерак китә
 көрәк тавышы.
Бер суга да әби, тынып
 кала, туктап кала хәтта сулышы.
Бала бозда, ул сизми инде, боз салкыны аны 
өшетми,
Курыкмый ул әби белән ана кебек, ул бит мәет, тавыш ишетми.
Дога укып торды әби, ана салды ләхет ясап 
инеш бәкесен.
Нинди уйлар үтте йөгереп баштан, моны 
инде мәңге белмисең.
Йокламады ул төн ана
 белән кызы,
сөйләшергә сүзләр 
калмаган.
Язмыш белән заман давыллары бу гаиләне 
шулай каргаган.
 ***
Судан баланы 
Миннегали таба. 
Бәкедән аны әнисе ала.
Баланы кибетче Хафиз 
каршы алды. 
Кер, Әминә, дип хәбәрен салды. 
Бәхетсез бала кибеткә кайтты. Һәм товар кебек өстәлгә ятты.
Әнисе баланың өстенә япты. Бала йөзенә ике 
яшь тамды.
Җыелды халык мәет өстенә. Һич кереп булмый, кибет кечкенә.
Бер-бер тезелеп 
чиратка басып. 
Ике сәгатьтән үтте 
бар халык.
Һәркемнең йөзе кайгы-сораулы. Кемнеке булыр,
 кем соң анасы?
Кемдер ир-аттан 
күзләрен алмый. 
Чөнки әтисез бала 
булалмый.
Бала әтисе күрше
 авылда. 
Хисапчы булып эшли
 колхозда.
Зур кеше түгел, эше дә гади. Буй -сыны килгән 
исеме –Һади.
Баланы тапкач, әтисе килде. Эх, балам, диеп, 
өстенә иелде.
Ата сабыйга карый туп-туры. Сүнмәгән әле
 йөзендә нуры.
Сабыйның йөзе бераз елмайган. Ә күзләр инде
 мәңгегә йомылган.
Бераз читтәрәк баскан әнисе. Бер гаилә булды 
килгәч әтисе.
Бераз вакыттан таралды халык. Хафиз да китте кибетне ябып.
Хатын-кызларга әмер 
бирелде.
Сәгать өчләргә мәктәп 
өенә килеп җитәргә.
Мәктәп өендә тикшерү бара. Дер-дер калтырый
 гаепле ана. 
Бала үтерү –гөнаһ, 
җинаять. 
Белмим, бу 
хәлгә түзәрме йөрәк?
Бала анасы бик тиз 
табылды, түзмәде 
йөрәк, гаебен таныды.
Әйтә алды, бала минеке дип, башкасына көче 
җитмәде
Я Ходам, дип, 
ана бичара, түзә алмады, 
шунда тезләнде.
Ах, диеп куйды, кемдер елау катыш, җан авазы белән, чын йөрәктән.
Сүнгән кебек булды, күктә кояш, шомлы тынлык басты 
кинәттән. 
Бар хатыннар башын түбән иде, яшерделәр 
яшьле күзләрен.
Ишеткәндер йөрәкләр генә әйтелергә тиеш 
сүзләрен.
Ана булу –үзе бөек исем, бу сүз килә безгә 
Такташтан.
Гомер төзәлмәс яра, ана булу, Ана намусын әгәр таптасаң.
Аңлап ана авыр җинаятен, ихтыярын җуйды бер мәлгә.
Күзләрендә сүнде яшәү дәрте, “Соңгы хөкемме соң бу әллә?”
Ана йөзендә нурлар калмаган. Бармы соң аны берәр аңлаган?
Күз яшьләрен сөртеп хатыннар, култыкладылар газиз ананы.
Докторлар сорый, бала атасын. Ана яшерә яшьлек хатасын.
Тикшерү беткәч,  кулга алдылар. Өч бала ятим елап калдылар.
Мәктәпнең тыштан бикләнде ишеге. Бу өйдән мәет чыкты шул инде.
Зур кайгы басты ул көн авылны. Бу фаҗига бит сугыш шаукымы.
Озак та үтмәде карар кылынды, клубка халык судка җыелды.
Нәрсә булыр дип, бар халык уйлый. Ана да көтә өметен җуймый.
Ә еллар кырыс, хөкем иттеләр. Тугыз елга иректән мәхрүм иттеләр.
Хөкем карары укылды, куйдылар ананы ябып.
Ни әйтергә дә белмичә калды кешеләр басып.
Аңлый халык, судьялар да аңлый, бу ана бит язмыш корбаны.
Язмышмы соң, әллә ялгышмы, мондый хәлнең юк шул булганы.
Хөкем тәмам, аны ана җинаятьче, урын алды“Черный ворон”да.
Гөрләп торган тормыш кинәт сүнде, кем каргышы төште бу йортка?
Төрмәгә китте ана, ана булган өчен,кайда үтәр яшьлек еллары? 
Ни язгандыр язмыш киләчәккә, ни күрсәтер гомер юллары.

Төрмәдә Әминә алты ел утыра, 1955 елда Яуширмәгә кайта. Бу вакытта әнисе мәктәптә җыештыручы булып эшли, шунда ук бер 4*4 бүлмәдә өч бала белән яши. Ул да шунда  кайта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев