Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җитмеш төрле һөнәргә ия ир солтаны

9 октябрьдә Урманасты Шунталысы авылында яшәүче, гомере буе намуслы хезмәт белән көн күрүче Рәфәгат Шәйхетдиновка 65 яшь тулды. Шул уңайдан бөтен гаиләләре исеменнән аны хатыны газета аша котлауны сорап, редакциягә хат язып җибәргән.

- Без Рәфәгат белән моннан 33 ел элек, 1984 елның 24 августында гаилә корып җибәрдек, шул вакыттан бирле бергә дус-тату, иңне-иңгә куеп гомер кичерәбез, бер-беребезгә таяныч булып яшәргә тырышабыз.
Шушы еллар эчендә тормышның күп авырлыкларын җиңеп, алга бардык, шатлыкларны уртак иттек, кайгыларны үзара бүлештек. Гомер итү урам аша чыгу түгел. Дөнья булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Ләкин без бераз телгә килсәк тә, озак сөйләшмичә йөри алмыйбыз...
Рәфәгат 1952 елда туа. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында кояшлы Грузиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Чирмешән районында торф чыгару отрядында эшләп ала. Чистай сәгать заводында фрезерчы булып эшли.
Әтисе үлгәннән соң әнисенә ялгыз тормыш алып бару авыр булганлыктан, ул әнисе янына авылга кайта һәм бераз авыл Советы рәисе булып эшли. Мәктәптә физкультура, хезмәт дәресләрен бирә, укучыларны фотога төшерү серләренә өйрәтә. Үз эшен җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкара. Укучыларын ярата, алар да аңа тартылалар.
Казанда читтән торып журналистика факультетында укый. Булачак хатыны Зөлфирә белән дә шунда танышалар һәм, күп тә үтми, өйләнешеп тә куялар. Ләкин укуларын тәмамларга мөмкинлекләре булмый. Рәфәгат авылга кайтып, өй сала башлый, беренче балалары туа. Шунлыктан Зөлфирә инде баласын ташлап, укып йөри алмый.
Инде әйткәнемчә, бер-бер артлы биш балалары - өч малай һәм ике кызлары туа. Иң өлкәннәре Рафаэльгә - 32, Рамилгә - 31, Дамирга - 19 яшь. Ә Резидә исемле кызларының үз баласы да бар инде. Төпчек кызлары Зилә 9 нчы сыйныфта укый.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Күп еллар төрле эшләрдә намус белән эшләп, лаеклы ялда булган Рәфәгат Шәйхетдинов турында һич арттырусыз әйтергә була бу сүзләрне. Ул балта остасы да, ташчы да, башка һөнәрләргә дә ия. Яшьрәк чакларында уллары белән авыл халкына юнь генә бәягә өйләр төзеп йөри.
Хәзер, инвалид булуына да карамастан, йортта хәленнән килерлек бөтен эшне башкара. Уллары белән өйләрен сайдинг белән тышлыйлар, өйнең кулы җиткән җирләрен үзе тышласа, югарырак урыннарын әтиләренең киңәшен тотып, уллары башкара. Ә әтиләре белмәгәннәрен әйтеп-күрсәтеп тора. Әле шушы көннәрдә генә бакча тирәләрен штакетник белән тотып алганнар. Коляскага утырган килеш бер дә тик тормый, йорт тирәсендә гел нәрсәдер эшләргә омтыла.
Уллары да эшчән, тырышлар. Мәсәлән, кечкенәләре Дамир җәйге каникулда абыйлары белән шабашкада эшләп йөри. Гаилә ишле булганлыктан, акчалары да җитеп бетмәскә мөмкин. Ашарга да, кияргә дә көн саен кирәк бит. Яшьтәшләреннән дә калышасы килми. Шунлыктан акча эшләп, үзенә кыйммәтле телефон, кием-салым һәм шуның ише башка әйберләр сатып ала. Әти-әнисеннән акча сорап тинтерәтми.
Рәфәгат әфәнде яхшы ир, кайгыртучан ата һәм оныгын өзелеп яратучы дәү әти дә. Кешегә дә ярдәмчел. Авыл халкы үзен бик хөрмәт итә. Авылда төрле чаралар үткәрүдә дә катнаша. Әле үткән ел бөтен сыйныфташларын җыеп, очрашу кичәсе үткәрә. Хатыны Зөлфирә дә, пенсиядә булуына карамастан, эшләвен дәвам иттерә - Казан аэропортында хезмәт куя.
- Кичә Урманасты Шунталысы авылының элеккеге башлыгы Хамис Гыймадиев хатыны Гөлсылу белән аны юбилее белән котларга килгән. Бер табак кайнар өчпочмаклар алып килгәннәр, - ди авыл җирле үзидарәсе сәркатибе Гөлия ханым Исламова.
- Ә бүген авыл Советы исеменнән юбилее белән котларга без дә барып килдек. Безне ул бик шатланып каршы алды. Кыска гына вакыт эчендә үзенең кайда эшләве, ничек яшәүләре турында сөйләде. Авылыбыз халкы аны бик ярата һәм хөрмәт итә. Авылда аның ярдәме тимәгән йорт юктыр, мөгаен, тирә-як авылларга да йөртәләр иде үзен, килеп алып, китереп куялар иде.
Ул бәяне дә уртача куя иде, үзе дә, кеше дә аңардан канәгать була иде. Кешегә эшләгән игелекләре үзенә дә игелек булып кайтсын иде. Ул - бик сабыр, үтә дә итагатьле, акыллы кеше, килгән кешегә акыллы киңәшен бирә. Авылыбыз халкы аны бик ярата һәм хөрмәт итә.
Аны юбилее белән котлыйбыз һәм бәхетле гомер кичерүен телибез. Котлауларга хатыны һәм балалары белән бергә без дә кушылабыз, аңа бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.
Фото гаилә архивыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев