Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Каникулларда кем, кайда нишләгән?

Элек Яңа ел башыннан каникулда балалар рәхәт чигә иде, хәзер Дума депутатлары Россия халкына да ун көнгә сузылган ял бүләк итте. Менә барыбыз да яңа көч туплап, эш көннәрен башлап җибәрдек. Кем өчендер алар күз ачып йомганчы үтсә, кайберәүләр бу яллардан тәмам арып беткән. Бездә халык ял итә беләме? Сораштыруның...

Ләйсән, студент:

- Аллага шөкер, Яңа елны шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә каршыладым. Ә ялларны кәефемә карап сайладым. Актив булырга да, чын-чынлап ял итәргә дә тырыштым. Бистәбездә бик әйбәт чаңгы базасы бар икән, күбрәк шунда йөрдем, анда чаңгыны прокатка алып, теләсәң 3 чакрым, теләсәң 5 чакрымлык юлны сайлыйсың, юллар икесе дә искиткеч гүзәл кышкы урман эченнән уза. Ә кичләрен "Алексеевскдорстрой" АҖҖ карамагындагы шугалакка йөрдек, көннәр җылы тору сәбәпле, урыны-урыны белән тигезсез җирләре бар, тик ул да ял итү өчен бик әйбәт урын. Кемнәргәдер бу яллар бик озак тоелгандыр, тик миңа гына түгел. Чөнки мин укыйм да, эшлим дә әле, бик талчыгылган, шуңа күрә өйдә рәхәтләнеп ял итә алдым. Мондый ял бик тансык булды. Ә яңа елны мин дә башкалар кебек зур якты өметләр белән, матур теләкләр теләп каршыладым, менә сессияләр башлана, имтиханнарны исән-сау беренче тапкырдан биреп чыксам, миннән дә бәхетле кеше булмастыр.

Айсылу ханым, сатучы:

- Без авылга кунакка кайттык. Яңа елны бик күңелле каршы алдык. Әти-әни янына бар туганнар җыелдык. Әйтеп бетергесез шатлык! Ә үзем 5 гыйнварда эшкә чыктым. Мәҗбүри чыгармыйлар эшкә, үз теләгем белән чыктым. Күпме ял итәргә була, акча эшләргә кирәк, безнең халык бит бәйрәм дип, бар акчасын туздыра. Мин бәйрәм дип, телевизор каршында утыра торган кеше түгел.

Нургаяз, шофер:

- Авыл җирендә ял юк инде ул. Мин үзем бер тәүлек эшләп, ике тәүлек өйдә булам. Ял көннәренә зур эшләрне алдан уйлап куясың бит ул. Хәзер әллә ни майтармасаң да, мал-туар яныннан кереп китәрлек түгел: эш артыннан эш чыгып кына тора. Шәһәр җирендә дүрт стена эчендә ничек түзеп яталардыр, менә анысы кызык!

Камил, инженер:

- Нинди тик яту ди ул! Кызым, оныклар кайтты. Өй тулы чыр-чу. Табигатьнең сихри матур вакыты бит. Кар мотоциклында йөрдек, урманга бардык, ничәмә-ничә чыршы бәйрәмендә булдык, көндә мунча кердек - бер минут тик тормадык... Кыскасы, без сәламәт яшәү рәвеше алып бардык, яллар булуы бик әйбәт инде ул.

Рөстәм, төзүче:

- Яңа ел бәйрәмнәрен - мул табын, бүләкләр һәм кунаклардан башка күз алдына да китереп булмый, кунаклар күп кайтты, кыскасы, өй тулы кеше булды. Каникулларны диванда телевизор каршында утырыр яки йокы туйдырыр өчен генә файдалану дөрес булмас иде, шуның өчен 3 гыйнварда балаларны Казанга Әкият курчак театрына алып бардык. Анда татарча чыршы бәйрәме һәм Кыш бабай бүләкләре исемле курчак театры карадык. Бина үзе дә, тамаша да барыбызга да бик ошады. Тик мин озын ялларны яратмыйм, эшем сагындыра, ял итәргә күнекмәгән. Әнә минем күршем ял турында уйлый да алмады, ул коммуналь хуҗалык хезмәткәре, кар белән көрәште, ишегалларындагы чүпләрне җыештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев