Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Картаерга уйламыйк та әле»

Көзнең дә үз матурлыгы бар. Шуны тагын да матурайтып, 1 октябрьдә бөтен дөнья буйлап, Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йортында да бу традиция сакланып килә. Көне дә иртәдән үк бик матур иде, ялтырап кояш чыкты. Авыл мәдәният йортында бу бәйрәмне ничек каршылаулары турында сәнгать җитәкчесе Наилә Арсланова...

- Өлкән буын кешеләре белән очрашу безнең өчен зур куаныч. Алар безнең үткәнебезне дә, киләчәгебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә саклаучылар бит. Табигать-Анабыз да бу көнне бәйрәм бүләк итте, - дип сөйләп китте Наилә ханым. - Авылыбызның олы яшьтәге кешеләре җыелышып, бәйрәмгә килделәр. Аларны без зурлап каршы алдык, һәрберсен өстәл янына дәштек. Авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин ярдәме белән бай итеп өстәл әзерләдек. Менә, ниһаять, «Картаерга уйламыйк та әле» дип аталган әдәби-музыкаль кичәбез башланып китте. Кичәне шигъри юллар белән китапханәчебез Диләрә Сибатова ачып жибәрде. Бәйрәмебезне тагын да баетып җибәрсен өчен Зәет абый Гатин бик матур Коръән сүрәләре укыды. Бу бәйрәм быел Корбан аебызга туры килүе белән дә шатлыклы булды.

Өлкәннәребез хөрмәтенә «Әби белән Бабай» диалогын күрсәтеп киттек, Әби ролендә - Диләрә, Бабай ролендә үзем булдым. Әби-бабайлар, абый-апалар һәрбер чыгышны бик зур кызыксыну белән, яратып карадылар. Мин аларга багышлап үземнең иң яраткан җырларымны жырладым. Фольклор уеннарының җырларын Гөлнур белән Рәисә апалар да бик матур итеп жырлап бирделәр. Ә Әсхәт абый Гарифуллин тарих тузанында күмелеп калган "Җәйнең матур аяз таңнарында" җырын искиткеч моңлы итеп, күзләрдән яшь китерердәй итеп башкарды. Кичәбез барышында кайнар чәй белән мәдәният йорты директоры Суфия Закирова сыйлады. Кунаклар өчен матур шигырьләр укылды, изге теләкләр теләнде.

Алар һәрберсе яшьлекләрен искә төшереп үттеләр, татар халкына хас оялчанлык белән кызык итеп үзләре, ирләре-хатыннары белән ничек, кайда танышулары турында сөйләделәр. Талип абый Тукмаковтан: "Сания апа белән кайчан табыштыгыз-кавыштыгыз?" - дигән соравыбызга ул, онытылган инде, дию белән генә чикләнде. Шулчакны Әсхәт абый Сәхәбетдинов болай дип жавап бирде: «Санияне кыска итәктән күргәч, бигрәк тә матур бит бу Сания, дип әйтә иде», - дип искә алды.

Яшьлек еллары бик авыр чорларга туры килсә дә, алар дәртләнеп, барысын да сөйләргә тырыштылар. Татар халкы бик тыйнак халык бит ул. Шуңа күрә өлкәннәребез тартына-тартына гына булса да үзара аралашып, бер-берсенең хәл-әхвәлен сорашып, күңелле генә ял иттеләр. Без аларны кабат һәрберсен котлап, киләсе елларда да шулай очрашырбыз, дигән теләкләр теләп, озатып калдык.

Шулай итеп, бәйрәмебез күңелле нотада тәмамланды. Аларның барысына да ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, исән-сау яшәсеннәр, илләребез тыныч булсын, өйләребезне кайгы җилләре шакымасын, шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев