Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Картлыкны шатлык итеп

Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәреннән берсе булган Өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга илаһи бер җылылык өсти. Беренчедән, сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сурәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән, кешелекнең асыл затлары - өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта.

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә, Коры Көрнәле авылы мәдәният йортында аларга багышлап зур чара уздырылды. Бу хакта авыл мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова сөйли:

- Бәйрәмгә алдан әзерләндек, - ди Дилбәр ханым. - Мәдәният йортына сандык төпләрендә сакланган аллы-гөлле күлмәкләрен киеп, ап-ак челтәрле ефәк яулыкларын бәйләп, тормышларында бик күп авырлыклар күргән, дәһшәтле елларның салкын, кырыс җилләренә каршы тора алган әби-апаларыбыз, мәктәп укучылары, авыл халкы җыелды. Аларны биредә авылның үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты һәм чәй табыны көтә иде.

Чара концерт белән башланып китте. Әбиләрнең яшьлек елларындагы бик матур, күңелләргә үтеп кереп, җаннарны айкаучы ретро җырлар яңгырады. Милли җыр-моңнарыбызга сусаган тамашачыларны ул җырлар нык тетрәндерде: аларның күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде. Бөтен җырлар да баянга кушылып җырланды. Бу да концертка үзенә бертөрле ямь өстәде.

Бирегә килгән нәни артистларыбыз - укучылар да, әбиләренә багышлап, үзләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп, күңелләргә барып җитәрлек итеп сөйләделәр.

Концерттан соң бөтен кеше фойеда әзерләнгән чәй табыны янына утырды. Эшмәкәр Илназ Әхмәтов үз кибетеннән биргән ашамлыклар һәм мәдәният хезмәткәрләре үзләре пешереп килгән тәмле ризыклардан әзерләнгән өстәл сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Тәмле ризыклар белән чәй эчкәндә әбиләр үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр, авылдашларын барладылар, хатирәләрне яңарттылар.

Бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Залдагы бер генә кеше дә биредән сыйланмыйча китмәде. Ул матур хатирәләрне, күңелле мизгелләрне үз эченә алган бәйрәм буларак истә калды. Өлкәннәр җылы кайнар ризык, тәмле сүзләрдән сыйланып кына калмадылар, үзләре дә биеделәр, матур итеп күңел ачтылар. Концерт дүрт сәгатьләп дәвам итте. Халык мәдәният йортыннан теләр-теләмәс кенә таралышты, мондый чаралар тагын оештырылсын иде, дигән теләк белдерде. Ахырдан мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Алтынай" фольклор төркеменә йөрүче әбиләребезгә бүләкләр өләштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев