Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күңел җылысы һәм мәхәббәте белән

"Ташларны тарату вакыты бар һәм аларны җыю вакыты бар",-ди халык мәкале. Юбилей кешенең шул ташларны җыярга тулы хокукы булган вакыттыр. 18 ноябрьдә Сания Шәүкәт кызы Вәлиевага 70 яшь тулды. Авылда бу гаҗәеп ханымны, исеме математика һәм сызым белән аерылгысыз бәйләнгән үз эшенең профессионалын белмәгән кеше юктыр. 35 ел ул Урта...

"Ташларны тарату вакыты бар һәм аларны җыю вакыты бар",-ди халык мәкале. Юбилей кешенең шул ташларны җыярга тулы хокукы булган вакыттыр. 18 ноябрьдә Сания Шәүкәт кызы Вәлиевага 70 яшь тулды. Авылда бу гаҗәеп ханымны, исеме математика һәм сызым белән аерылгысыз бәйләнгән үз эшенең профессионалын белмәгән кеше юктыр. 35 ел ул Урта Тигәнәле урта мәктәбендә укытып, яраткан эшенә бөтен көчен һәм күңел җылысын бирде. Героинябызның тормыш юлы турында сөйләп китәбез.

Сания Шәүкәт кызы Вәлиева Яңа Чишмә районының Чертуш авылында туып-үсә. Башлангыч белемне ул туган авылында ала. 1953-1956 елларда җиденче сыйныфка кадәр күрше Гади Чаллы авылында укый. Аннары Сания Чистай районының Каргалы урта мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аны 1959 елда уңышлы тәмамлый. Оештыру сәләте мәктәптә уку елларында ук күренә, анда аңа җаваплы эшләр йөклиләр: кичәләр, төрле чаралар әзерли, комсомол йөкләмәләрен үти, ә аларның саны биһисап була. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, Сания Шәүкәт кызы, ике дә уйлап тормыйча, документларын КДПИга физика-математика факультетының математика һәм сызым бүлегенә тапшыра. Аның әти-әнисе дә шулай тели, чөнки ул вакытта укытучы һөнәре иң абруйлы һөнәрләрдән санала. Бик тиздән ул моның нәкъ менә үзенең һөнәре икәнен аңлый. Аннары педагогия институтында укый, аны 1964 елда тәмамлый. Ләкин 1963 елда укытучылар җитмәү аркасында КДПИның 5нче курс студентларын республика мәктәпләренә эшкә җибәрәләр. Ул елларда Алексеевск районы Чистай районына керә, шуңа күрә Чистай районы аны Алексеевск районының Урта Тигәнәле урта мәктәбенә җибәрә. Ә инде соңрак С.Вәлиева Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлавы турында диплом ала. Үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге аркасында ул үзенең эшендә билгеле бер биеклекләргә ирешә. Энергиялелеген, максатка омтылучанлыгын, холкының ныклыгын ул аның өчен бәхәссез абруй казанган әтисе Шәүкәт Кадыйровтан алган. Сания апа гомере буе, ә бу барысы бергә 35 ел, укытучы булып эшләде һәм хезмәттәшләре, авылдашлары арасында олы хөрмәткә лаек булды.
Урта Тигәнәледә Сания Шәүкәт кызы үзенең мәхәббәтен-Вәлиев Мансур Имаметдин улын очрата, алар бергә 45 елдан артык иңгә-иң куеп гомер кичерәләр һәм өч бала: бер малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Газинур -"Алга" колхозының баш инженеры, кайнанасы кебек үк математика һәм физика укытучысы булып эшләүче хатыны Наилә белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Вәлиевларның олы кызлары Гөлия әнисе эзеннән китеп, Казан шәһәрендә балаларга белем бирә, ире Марат белән ике кыз тәрбиялиләр. Кече кызлары Алия-Алексеевск үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәре, ире Нияз белән өч кыз үстерәләр.
Сания Вәлиева яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән хезмәт сөючән, таләпчән укытучы булды. Ул-атказанган мәгариф хезмәткәре. Бик яхшы хезмәте өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының күп санлы грамоталары һәм бүләкләре: 1986 елда "СССР мәгариф отличнигы" күкрәккә тага торган билгесе һәм "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнде, 1980 елда "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек булды.
Бүген Урта Тигәнәле урта мәктәбендә аның элеккеге укучылары-олы тәҗрибә туплаган укытучылар һәм яшь педагоглар хезмәт итә. Аларның барысын да үзләренең һөнәрләренә яраткан укытучылары Сания Шәүкәт кызы тәрбияләгән мәхәббәт берләштерә. Ул хәзерге вакытта төрле өлкәләрдә эшләүче искиткеч кешеләрнең шактый буынын укытты. Яраткан укытучыларын элеккеге укучылары менә шулай бәялиләр:
Алия Зәйнуллина: "Һәр кеше тормышында кеше язмышын кабатлаучы чорлар була. Минем тормышымда Сания Шәүкәт кызы белән танышуны шушы вакыт дип атарга мөмкин. Кеше, шәхес буларак, ул миңа шундый йогынты ясады ки, мин нык итеп шул белгечлекне сайларга карар иттем. Мәктәптә мин төгәл фәннәрне яхшы үзләштерә идем һәм миндә математик булу теләге уянды. Укытучым бик тә таләпчән иде, шул ук вакытта аннан ниндидер бер җылылык бөркелеп тора иде. Сания апа алтын урталыкны таба: ул хәлне йомшарта, ә кирәк чакта фикерләрен туплый белде. Сания Шәүкәт кызы миңа бик күп ярдәм итте. Мин аңа хәтта гашыйк идем. Ул миңа бар яктан: киенүе белән дә, үз-үзен тотышы белән дә ошый иде. Һәрчак энергияле, пөхтә, күтәренке күңелле иде. Аңа чын күңелдән сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Ә бу иң мөһиме!"
Миңгаяз Төхфиев: "Исемнәре хәтеребездә мәңге сакланып кала торган кешеләр бар. Аларның игелекле эшләре күңелебездә җуелмас эз калдыра. Сания апа Вәлиева минем өчен нәкъ менә шундый кеше. Мин шушы искиткеч кеше, менә дигән укытучы белән таныш булуым белән горурланам. Аның укучылары үзләре дә танылган педагоглар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре булдылар.
Аның аркасында мин күп нәрсәгә ирешә алдым. Сания Шәүкәт кызы белән без һаман да җылы, дустанә мөнәсәбәттә торабыз. Аның белән аралашуның һәр минуты миңа гаять зур канәгатьләнү китерә.
Аны юбилее белән котлыйм һәм чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Безне сөендереп, озак яшәгез!"
Гөлнара Дәүләтшина: "Мин һәрвакыт аның укучысы булуым белән горурланам. Миңа Сания Шәүкәт кызы белән танышу бәхете биргәне өчен гомерем буе язмышыма рәхмәтлемен. Ул зур хәрефтән языла торган Профессионал. Сания апа-эчке яктан да, тышкы яктан да бик матур кеше. Үзенең нәфислеге, йомшаклыгы һәм ягымлылыгына да карамастан, ул төгәл карар кабул итә, уку процессын дөрес оештыра белде. Сыйныф бүлмәбезне ямьле һәм җылы итә алды. Аның аркасында мин әйбәт математик белем алдым.
Сания Шәүкәт кызы Вәлиева-үзенә бертөрле кеше. Алмаштыргысыз кешеләр юк, диләр. Ә мин, ул алмаштыргысыз, дип әйтәм. Мин һәрвакыт аның белән киңәшәм һәм теләсә кайсы соравыма дөрес җавап алам. Ул-киң күңелле кеше. Язучы Дмитрий Лихачевның "Әгәр үзең өчен генә, үзеңнең иминлегең турындагы вак мәшәкатьләрең белән генә яшәсәң, яшәвеңнән ни мәгънә. Әгәр башкалар өчен яшәсәң, алар син хезмәт иткән, көчеңне саклаган нәрсәләрне саклаячаклар... Башкаларны бәхетле итәргә һәм вакытлыча гына булса да үз мәнфәгатьләре, үзе турында онытып торырга сәләтле кеше генә бәхеткә ирешә. Моны белү, моны онытмау һәм һәрвакыт игелеклелек эшләргә тырышу-бу бик тә, бик тә мөһим!"
Сания апа бөтен гомерен математика һәм сызымга, төгәл фәннәрне өйрәтүгә бирде. Ул әниебез кебек иде. Һәрчак сине тыңлый, акыллы киңәшен бирә иде. Сания апа Вәлиева йөрәкләребезгә яхшылык орлыклары салды. Моның өчен аның алдында баш иябез, озын гомер һәм бәрәкәтле тормыш телибез. Юбилеегыз белән Сезне, Сания Шәүкәт кызы!"
Барлык җылы теләкләргә мин дә (аның элеккеге укучысы), Урта Тигәнәле урта мәктәбе коллективы да кушыла. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхетле озын гомер һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев