Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кешенекен алсаң,үзеңнекен түлә

Микрозаймнарның куркынычы турында Алексеевск прокуратурасы кисәтә.

Тиз - намуслы дигән сүз түгел
Микрофинанс оешмалары гражданнар арасында популярлык казанды. Алар кешеләрне акчаны зур булмаган күләмдә тиз арада бурычка бирүләре, поручительләрсез һәм залогсыз гына микрозайм килешүен тиз арада рәсмиләштерүләре белән җәлеп итәләр.
Ләкин бурычка акча кыска гына вакытка һәм еллык процентларны түләү шарты белән бирелә, ул процентларның күләме 100 проценттан узып китәргә һәм 700 процентка кадәр җитәргә мөмкин.
Әгәр бурычка акча алучы килешенгән вакытка акча бурычын түләми икән, микрофинанс оешмалары бурычның түләнмәгән өлешен һәм процентларын түләтергә хокуклы.
Фемида кем яклы?
Элегрәк Россия Федерациясенең барлык судларында яшәп килгән суд практикасы андый таләпләр буенча судларның алынган сумманы тулы күләмдә түләтүләрен күрсәтә. Ләкин шуның белән бергә микрофинанс оешмаларының процентлар буенча шундый күләмдәге акчаны түләүне таләп итүләре дөресме икәнлеге бер тапкыр гына тикшерелмәде.
Закон буенча
2017 елның 27 сентябрендә РФ Югары Суды Президиумы тарафыннан "Финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау белән бәйләнгән эшләр буенча суд практикасын күзәтү" расланды, анда шулай ук займ килешүе гамәлләренең срогы чыкканнан соң исәпләнгән процентлар буенча мәсьәлә дә яктыртылды.
Әлеге Күзәтүдә болай аңлатыла: түләтелә торган процентлар күләме килешүдә билгеләнгән процентлардан түгел, ә Россия Банкы билгели торган уртача исәпләнгән процент ставкасыннан исәпләнә, чөнки ул займ килешүе гамәлдә булган срокта гына көчендә.
Процентны дәүләт билгели
Шушы аңлатмалардан күренгәнчә, микрофинанс оешмасы займнан файдаланган өчен процентлар түләүне килешүдә билгеләнгән процентлар исәбеннән түләтергә тиеш түгел, чөнки Россия Банкы займнан файдаланган өчен процентларны займны бирү көненә уртача исәпләнгән процент ставкасыннан чыгып билгеләргә тиеш.
Алдыңмы - кайтарып бир!
Бурычка акча алучы микрозайм алганда әлеге сумманы тиешле процентлары, ләкин займ чорына килешүдә һәм закон тарафыннан билгеләнгәннәрен кайтарып бирергә мәҗбүр, чөнки гражданлык хокукларын башка кешегә зыян салу уе белән гамәлгә ашыруга юл куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев