Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Халык гозере исәпкә алыначак! Газлаштыру

Редакциябезгә Лебяжье авылында йорт салучы Фердинанд абый Гыймаев мөрәҗәгать итте. Газетабыз аша ул урамнарын газлаштыру турындагы соравына җавап бирүебезне сорый.

«Мин Крымская урамында йорт төзедем, әмма йортыбыз әзер булса да без анда күчә алмыйбыз, чөнки анда газ линиясе сузылмаган. Безнең урамда ике, ә күрше Севастопольская урамында өч йорт төзелде. Әмма якын тирәдә нигезләре салынган участоклар бик күп – кешеләр йортларын төзергә курка, чөнки биредә газ юк. Урамнарыбызда газ кайчан булыр икәнен беләсебез килә?».

Хакимият бу проблема турында белә һәм мәсьәләне хәл итү өстендә эшли. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов сөйләвенчә, барысы да финанслау белән бәйле.

«Лебяжьеның яңа микрорайонында газ белән тәэмин итү буенча проект-смета документациясе әзер. Проект буенча дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды. Хәзерге вакытта без әлеге объектны төзелеш планына кертү өстендә эшлибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев