Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Киләчәк бүген башлана

ЯЛ КӨННӘРЕНДӘ БАРЛЫК АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ ҮЗАРА САЛЫМ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА РЕФЕРЕНДУМНАР БУЛЫП УЗДЫ. АВЫЛДА ИНФРАСТРУКТУРАНЫ ҮСТЕРҮ ҺӘМ ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮНЕҢ ӘЛЕГЕ МЕХАНИЗМЫ РОССИЯ ӨЧЕН УНИКАЛЬ БУЛЫП ТОРА.

ҮЗАРА САЛЫМНЫҢ ТӨП ПРИНЦИБЫ ШУЛ - ХАЛЫКТАН ҖЫЕЛГАН БЕР СУМ АКЧАГА РЕСПУБЛИКА БЮДЖЕТЫННАН 4 СУМ БҮЛЕП БИРЕЛӘЧӘК. Кешеләр җыйган акча белән республика бюджетыннан бирелгән акчаның җыелмасы җирлекне төзекләндерүгә китәчәк. Моның файдасын район кешеләре бәяләде инде. Әлеге программада катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

Хәтта бераз сагаебрак караган кешеләр дә сайлау участокларына килеп, үз тавышларын үзара салымны яклап бирәләр. Мисал эзләп, ерак йөрисе түгел. Войкинода референдумда кешеләрнең күбесе катнашты. Бу хакта җирлек башлыгы Надежда Шабутдинова сөйләде:


- Бу юлы соңгы тапкыр моңа ышанмыйчарак караган кешеләр дә сайлау участогына килеп, бер кешедән 300 сум акчаларын биредә үк биреп калдырырга теләделәр, - дип соклануын яшерми Надежда Петровна. - Мондый активлыкны күрү рәхәт булды. Хәтта биредә җәй көне генә яшәүче дачниклар да үз акчаларын чыгарып салырга әзерләр.

Җыелган акчага, бюджеттан бирелгәнне исәпкә алып, без Войкино һәм Базяково авыллары урамнарын төзекләндерергә һәм карап торырга, шул исәптән юлларны ремонтларга планлаштырабыз. Шулай ук тырышлыгыбызны урамнарны яктыртуга һәм шәхси хуҗалыклардан полигонга чүп-чар чыгаруны оештыруга юнәлдерәчәкбез.

Войкино һәм Базяковода авыл мәдәният йортларына ике теннис өстәле алачакбыз. Моннан тыш, су белән тәэмин итү өчен резерв фонд булдырырга телибез. Әгәр бездә дүрт суэтем башнясында насосларның берсе сафтан чыкса, яңасын сатып ала алачакбыз. Кешеләрдә су проблемасы булмаячак.


Бутлеровка авыл җирлеге кешеләре һәрвакыттагыча актив булдылар. Сәгать 10 га Юеш Көрнәледә кешеләрнең өчтән бер өлеше тавыш бирде. Сайлаучылар участокларга гаиләләре белән килделәр. Җыелган һәм арттырылган акча Балахчино авылында зират киртәләрен һәм Бөек Ватан сугышы сугышчыларына һәйкәл куюга, зиратларда кую өчен чүп-чар контейнерлары сатып алуга, Ивановский бистәсендә һәм Юеш Көрнәледә коелар ясауга, Юеш Көрнәледә паркны киртәләп алу өчен киртәләр сатып алуга һәм куюга, шулай ук каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерүгә тотылачак.

Урта Тигәнәле авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Мөлекова хәбәр иткәнчә, авылда референдум актив узган. Анда сайлаучыларның яртысыннан күбрәге - 52 проценты катнашкан. Гаиләдәге һәр кешедән 250 шәр сум акча җыелачак.

Җыелган акчага авыл эчендәге юллар төзекләндереләчәк. Җәй көне су бөтен кешегә дә җитмәгәнлектән, былтыр ул акчага тагын бер суэтем башнясы сатып алып куйганнар. Шулай булгач, әлеге авылда бүтән су кытлыгы булмаячак.

Бөтен республикага шаулаган Лебедино авыл җирлегендә былтыр җыелган акчага трактор сатып алганнар иде, быел аңа чапкыч алырга ниятлиләр. Шуның аркасында җирлек территориясе чабып торылачак һәм тәртиптә тотылачак.

Шулай ук анда акчаны авыл эчендәге юлларны карап тотуга, балалар уен мәйданчыклары куюга, каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерүгә һәм карап тотуга, су насосы сатып алуга, урам яктырткычларын, янгын сүндерү машиналарын һәм тракторларын карап тотуга, шулай ук Березовая Гривада янгын гидрантларын куюга сарыф ителәчәк. Авыл кешеләре акчаны шуларның барысына да тотарга бердәм карар иттеләр.


Сахаровка авылы кешесе Наталья Асташина, үзара салым программасы эшли башлаган еллар эчендә авылда уңай үзгәрешләр күренеп тора, дип билгеләп үтте:

- Урамнарда фонарьлар күбәйде, балалар мәйданчыгы төзелде, хәзер анда бала-чага көн саен уйный. Анда өлкәннәр өчен дә эскәмияләр куелган. Бик уңайлы. Шуңа күрә мин бу идеяне хуплыйм һәм референдумга әйбәт кәеф белән бардым.

Быел авылны яктырту, кыш көне кар чистарту, урамнарны төзекләндерү эшләрен дәвам иттерү планлаштырыла. Тагын бер балалар мәйданчыгы кую нияте бар. Безнең урамда юл да пәйда булсын иде. Якындагы бер-ике елда үзара салым акчасына ул салыныр, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев