Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Коры Көрнәле авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 22 ноябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Ольга Антонова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Вәлиуллина Гадия...

Вәлиуллина Гадия Нигъмәтша кызы 1927 елның 23 ноябрендә Татарстан АССР, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында икенче бала булып дөньяга килә. Яшьли әтисез кала, бала вакытыннан ук кеше гаиләсендә няня булып эшләргә туры килә аңа.
Кече яшьтән үк туган совхозында эшли башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында көне-төне эшли. Сугыш тәмамланганнан соң Казан шәһәренә китә. 1946 елда РТИ заводында эшли башлый. 1958 елдан пенсиягә чыкканчы Татполиграфта хезмәт куя. 1968 елның 29 мартында "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеме бирелә, хезмәт ветераны, 1974 елның 24 сентябреннән СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән "Озак еллар намуслы хезмәт өчен" медаленә лаек була.
"Бөек Ватан сугышы ветераны" таныклыгы бар. Күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән. 2009 елда туган авылына кайта. Язмышы шулай килеп чыга ки, аның үз балалары булмый, ләкин аны күп кенә туганнары чолгап алган, алар аны яраталар.
Гадия Нигъмәтша кызы бертуганының кызы гаиләсе белән яши, аңа мөнәсәбәт бик әйбәт, аны хөрмәт итәләр һәм аңа барысы да яхшы мөгамәләдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев