Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Куянкай” балалар бакчасы нәниләре вакытларын күңелле үткәрүләре

Акрын гына көз атлап килә. Ләкин "Куянкай" балалар бакчасы нәниләре күңелсезләнеп тормый. Балаларның бакча участогында вакытларын ничек күңелле үткәрүләре хакында "Куянкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Зәйдуллина сөйләде.

- Кытай халык мәкале болай ди: "Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт - мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң - мин аңлармын." Балаларда мәкальдәгечә үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә исләрендә калдыралар.

Шуңа күрә безнең күзәтү эшчәнлеге балалар бакчасында ныклы урын алып тора. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш.

Беркем өчен дә сер түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең табигатьләре белән үк эзләнүчеләр. Яңа кичерешләргә омтылу, экспериментларга омтылу, яңа мәгълүматлар эзләү балаларның үз-үзләрен тотышының гадәти күренеше.

Эзләү, ачу, өйрәнү, табу - ул танылмаган, тикшерелмәгән дөньяга таба бер адым. Матурлыкны күреп һәм матурлык турында ишетеп торган кеше үзе дә гел матурлыкка омтыла. Шуңа күрә без балаларны бары тик матурлык белән генә чорнап алырга тиеш.


Менә ничә еллар инде без балалар һәм тәрбиячеләр белән үзебезнең бакча участогын бер әкияти дөньяга әйләндерәбез. Балалар һәм әти-әниләрнең җиһазландырылган уен мәйданчыгына аяк баскач елмаюлары - безнең өчен яхшы билге.

Көз. Участогыбызны кышка әзерләр чор. Сентябрь аенда тәрбиячеләребез балалар белән өмәгә чыктылар. Бу өмә Россиядә экология елына багышланган иде. Без коелган яфракларны, чүп-чарларны, үләннәрне җыйдык.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә-тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Табигатьнең гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без, педагоглар бурычлы. Моның өчен бакчада төрле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик күп.

Баланың кече яшьтән үк табигатьне аңлап, аны яратып үсүе бик мөhим. Киләчәктә үзем тәрбияләгән балаларның табигать сакчылары булуына ышанып калам.


Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без, зурлар, үзебез күрсәтергә тиеш. Табигатькә чыкканда үзебезне кунакка барган кебек итеп хис итсәк иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев