Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Куянкай балалар бакчасында көтеп алынган "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән бәйрәм үткәрелде

Бистәбезнең Куянкай балалар бакчасында көтеп алынган "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре һәм ата-аналар кунак булып килде.

Балалар үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, Кыш бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар,күңелле биюләре белән кунакларны шатландырдылар. Кыш бабай балаларга күңелле уеннар уйнатты, конкурсларда җиңгән һәм актив катнашкан балаларга, ата-аналарга призлар тапшырды. Бәйрәм ахырында балалар үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләрне алып сөенделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев