Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кызыклырак һәм файдалырак булырга тырышачакбыз

Безнең мәгълүматлар буенча республика басмаларына икенче яртыеллыкка язылу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шактый артта калып бара.

Нәрсә сөйләп торырга, хөрмәтле укучым. "Таң" газетасына язылу бәясе ике тапкыр диярлек артты. Ләкин безнең инициатива белән түгел. Аның редакция бәясе элеккеге дәрәҗәдә калды. Почта хезмәткәрләре (аларга дәүләт акчалата ярдәм итүдән туктады) очны очка ялгап бару өчен үз хезмәтләренә бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булдылар. Менә нәтиҗәсе. Керемнәре түбән алексеевскилылар почтага барырга ашыкмыйлар, аларның мөһимрәк мәшәкатьләре бар. Бу аңлашыла да. Бөтен нәрсә - ипи, ярмалар, чәй, бензин, хезмәтләр һ.б.лар кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә бара. Чиктән тыш ризасызлык белдергәннән һәм сукранганнан соң кешеләр моны чынбарлык дип кабул итәләр һәм җайлашалар. Без дә район газетасын күп еллар буена язылган кешеләр иң соңгы мизгелдә почтага ашыгырлар яки интернетта язылудан файдаланырлар, дип өметләнәбез. Безнең газетада бит район яңалыклары да, республиканыкылар да (җомга санына "Атна вакыйгалары" кушылмасы) бар. Тапшырулар программасы бар, ул өлкән буын укучыларыбызга кирәк. Безнең әле идеяләребез бар, алар яңа яртыеллыкта газетаның эчтәлеген яңартып җибәрәчәк. Мәсәлән, ай саен "Автофорум" рубрикасы астында материаллар бастырылачак. Бу тулысынча автосөючеләргә багышланган икенче биттә булачак. Без сынау версиясен апрель санында биргән идек инде. Биредә статистика да, кагыйдәләрдәге үзгәрешләр дә, киңәшләр дә, кызыклы хәлләр һ.б.лар да. Без ни өчен шулай эшләргә булдыкмы? Сәбәбе гади - һәр гаиләдә диярлек авто бар. Кесәңә бик нык сукмасын өчен һәм шул ук вакытта ышанычлы итеп аны кайда иминиятләштерү яхшырак - без киңәш бирәчәкбез. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтендәге һәртөрле вакыйгаларга аңлатма бирәчәкләр, юл фаҗигаләре турында сөйләячәкләр һәм автосөючеләрне теге яки бу нәрсә турында кисәтәчәкләр. Бу - инициативаларыбызның берсе генә, ул укучыларга кирәгер, дип ышанабыз. Без сезнең тәкъдимнәрегезгә дә колак салачакбыз. Кайбер язылучыларыбыз рекламаның күплегеннән зарланалар. Әгәр газета хезмәткәрләребезнең хезмәт хакы нигездә шул рекламаларга һәм белдерүләргә бәйле икән, нишләргә соң? Ләкин рекламалар нигездә җәйге чорда гына күп була, көзгә инде өч бит, кагыйдә буларак, төп һәм укыла торган мәкаләләр өчен файдаланыла.


Хөрмәтле алексеевскилылар! Редакция коллективы сезгә тагын бер кат газетабызны ташламавыгызны сорап мөрәҗәгать итә. Язылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев