Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәре

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәре Борынгыдан ук татар халкы урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме, ягъни Сөмбелә бәйрәме үткәрә торган булган. Бәйрәмнең хуҗабикәсе - Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган.

Кызлар аңа башаклардан үреп такыя кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан. Бу традицияне дәвам итеп, игенчеләргә һәм икмәккә дан җырлап Урманасты Шунталысы мәдәният йортында да көзге бәйрәмнәр гөрләп үткән. Менә шулар хакында шушы авылның мәдәният йорты җитәкчесе Земфира ВӘЛИЕВА редакциягә хат юллаган.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
- Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел. "Уңыш бәйрәме","Сөмбелә", "Көзге әкият", "Көзге бал" - көзгә мәдхия җырлаучы күпме бәйрәмнәр уйлап табылган!
Менә туган ягыбызга үзенең байлыгы, муллыгы, кызгылт-сары төсләре, үзенә күрә бер гүзәллеге белән алтын көз дә килде. Җир өсте әкияттәге кебек сихри келәм белән капланган. Көзнең алтынлыгы, аның күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнгән. Муллык белән килде быел көз. Табыннарда икмәк, сый-нигъмәтләр белән өстәлләр тулып тора.
Быел да Урманасты Шунталысы мәдәният йортына көзге бал кичәсенә үзләрен сынарга, үзара ярышларда катнашу өчен укучылар, яшь егетләр һәм кызлар килде. Бәйрәм ике төркемдә уздырылды. Бу бәйрәмне элек-электән әби-бабаларыбыз "Сөмбелә" бәйрәме дип атаган. Басу-кырларда иген урылса, бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш өлгергән чакта үткәрелгән бу олы бәйрәм.
Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Балалар һәм яшьләр күңеленә бик хуш килде ул. Көзге бал өчен күп кенә уеннар әзерләнгән иде. Мәсәлән, иң кызыклы яшелчәләр, урындыктагы бәрәңгене санау, яфракларны тартмага өреп кертү, күз бәйләп яшелчәләр арасыннан җиләк-җимешләрне аерып алу, савыттагы борчактан акча аерып алып санау, матур сүз тезмәләрне кулланып, дүртьюллык шигырь чыгару, парлап алма белән бию, яфракларны танып белү.
Бик күңелле уеннарның берсе - "Чукрак телефон" уенын кемнәр генә белми икән. Көз темасына багышланган табышмаклар белү, егет һәм кызлар арасында иң әйбәт биюче, чәч үрү конкурсы бик күңелле килеп чыкты. Барлык уеннарны бәяләү тәртибе кәгазьдә аңлатылды. Чыннан да, нинди матур бәйрәм бит "Сөмбелә" бәйрәме.
Балалар арасыннан "Сөмбелә" дип көз принцессасы, иң нәни кыз Айсылу игълан ителде. Ул бик матур киенеп, шигырьләр һәм җырлар өйрәнеп килгән. Айсылу бөтен бәйрәм буе биеп кенә йөрде.
Барлык бәйрәмнәрдә катнашучы балаларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның мәдәният йортын, безне яратып йөрүләре сөендерә һәм эшләү өчен дәрт өсти. Киләчәктә дә мәдәният йортыбызның утлары сүнми, яшьләр тавышлары белән гөрләп торсын иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев