Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Лаеклы яшәлгән гомер

Тыл хезмәтчәне Ракия Мостафа кызы Сәйфетдинова 95 яшьлеген бәйрәм итте.

Озак яшәүче әбине башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм ветераннар Советы рәисе Николай Глазунов котлады. Кунаклар Россия һәм Татарстан Президентларының, шулай ук район башлыгының котлау хатларын укыдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Ракия Мостафа кызы ишле гаиләдә туа. Сугыш вакытында бер яшьлек улы Илдус белән берүзе кала - ире Нуретдин 1941 елда сугышка китә. Волхов фронтында сугыша, анда яралана. Өенә аяксыз кайта. Тормыш авырлыкларына да карамастан, Ракия Сәйфетдинова Герой-ана исемен йөртә. Алар ире белән биш ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Хәзер аның күзе күрми инде, ләкин тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы тәрбиясендә рәхәтләнеп яшәвен дәвам иттерә.

Фото:http://static02.rupor.sampo.ru/8039/%D0%92%D0%9E%D0%92_0.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев