Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан очрашу

Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан без Россия Федерациясе Пенсионерлары берлегенең Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Горелова һәм "Көнчыгыш" торак милекчеләре ширкәте рәисе Елена Макарихина белән очрашып сөйләштек.

Алар безгә лаеклы ялга киткән кешеләрнең буш вакытларын ничек итеп кызыклы һәм файдалы үткәрүләре турында сөйләделәр.- 3 нче "Көнчыгыш" территориаль җәмәгать үзидарәсе узган елның ноябрь азагында оештырылды. Бу вакыт эчендә активистларыбыз белән күпме бәйрәмнәр һәм акцияләр үткәрдек. Завод микрорайонында "Көнчыгыш" торак милекчеләре ширкәте(ТМШ) тарафыннан "Ишегалды бәйрәме" уздырылды.

Районның бер генә вакыйгасы да безнең катнашуыбыздан башка үтми. Биредә кешеләр бер гаилә булып яшиләр. Барысы да бер-берсен беләләр һәм һәрвакыт авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер торалар. Бу биредә төрле яшьтәге, төрле һөнәрле һәм мавыгулары да төрле булган кешеләр яшәвенә дә карамастан. Ләкин аларның барысын да бер нәрсә: туган бистәләрен, урамнарын, өйләрен яратулары берләштерә.

Ә Ленин һәм Гагарин урамнарындагы өйләрнең ишегалдында кичләрен без кич утырырга җыелдык, самавырдан чәй эчтек, көнкүреш мәшәкатьләре турында сөйләштек, гармунга кушылып җырладык. Гагарин урамында да без "Күршеләр көне" бәйрәме оештырдык.

Бу көнгә территориаль җәмәгать үзидарәсе советы белән өй подъездлары төбендә ял итү өчен яңа эскәмияләр сатып алу һәм кую турында карар кабул иттек. Без чын күңелдән кешеләрне берләштерергә һәм бер-беребез белән якыннанрак танышырга, күршеләр арасында әйбәт мөнәсәбәтләр булдырырга тырыштык. Күршеләр бөккәннәр пешерделәр, гөмбәләр, салатлар, тәм-томнар белән сыйландык. Чәй өстәле янында тормыш-көнкүреш мәсьәләләре тикшерелде.

Бер кичтә бик күп шигырьләр сөйләнде, такмазалар әйтелде, шулай ук күптән онытылып беткән җырлар җырланды. Безнең ТМШ кешеләре "Кышны озату", "Җиңү көне", "Кыңгырау чыңы", Сабантуй" кебек күп кенә башка район чараларында да актив катнашалар. Без коллектив белән"Сугышчан дан музее"на бардык, "Диабетсыз тормыш" конференциясендә катнаштык.

Ләкин без бәйрәмнәр белән генә яшәмибез. Мисалга, завод микрорайоны кешеләре Гагарин урамы, 16а һәм Ленин урамы, 80 нче йортлар арасындагы территорияне чистарту һәм котырып үскән куакларны кисү буенча зур эш башкардылар. Бу эштә Онучина Мария Алексеевна, Секалина Нина Владимировна, Пирожкова Татьяна Яковлевна һәм башкалар актив катнашты, барысына да зур рәхмәт.

Гагарин урамындагы 18 нче өй тирәсендә куаклыклар һәм иске агачлар киселде. Хәтта завод микрорайоны һәм СХТ комлыкларында ял итү өчен яңа эскәмияләр дә сатып алып куелды.

Мәшәкатьләр күп булуга да карамастан, күпчелек халык өйтүр бакчаларны төзекләндерүдә, чәчәк түтәлләре ясауда актив катнашалар, подъездларны һәм шәхси өй яннарын бик чиста тоталар. Ярдәм иткәннәре һәм аңлаулары өчен барысына да зур рәхмәт әйтәм. Уртак тырышлык белән 3 нче "Көнчыгыш" ТМШ иң яхшысы булачак, дип ышанасы килә.

Ләкин бу иң мөһим максат түгел. Төп бурычыбыз - төрле яшьтәге якташларыбызга аралашу өчен бөтен шартларны булдыру. Бу бигрәк тә карт кешеләргә кирәк. Сер түгел, аларга еш кына игътибар һәм кайгырту җитеп бетми. Өлкәннәр бәйрәме алдыннан чын күңелемнән мин сезгә, кадерле якташларым, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим, - диде 3 нче "Көнчыгыш" территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Елена Макарихина.

Котлауларга Россия Федерациясе Пенсионерлары берлегенең Татарстан Республикасы буенча районыбыз бүлекчәсе рәисе Валентина Горелова да кушыла:

- Барлык ветераннарны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлыйм. Барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, әйбәт кәеф һәм бәхет телим. Безнең яшьтә ашыгу куркыныч. Нервлану зыянлы. Ышану катлаулы, ә куркырга соң.

Бары тик рәхәтләнеп, иркенләп яшисе генә кала. Ә моның өчен безнең районда бөтен шартлар тудырылган. Спорт белән шөгыльләнергә, бассейнга йөрергә, актив тормыш белән яшәргә, компьютер грамотасына өйрәнергә мөмкин. Мисалга, бездә район мәдәният йорты каршында тату коллектив -

"Вдохновение" ветераннар хоры оештырылды, алар арасында җырчылар, биючеләр һәм шагыйрьләр бар. Кагыйдә буларак, алар барлык район чараларында катнашалар.Аларның күбесе әле кичә генә йөзүдә ярышты, бер атна элек милләтләр кроссында катнашты, ә бүген район мәдәният йортында үзешчәннәр концертында чыгыш ясый. Аларның активлыгы, тормышны сөюләре, ару-талуны белмәүләре кешеләр белән аралашудан хозурланырга һәм шуннан канәгатьлек алырга мәҗбүр итә. Без кадерле тыңлаучыларыбыз һәм тамашачыларыбыз ягыннан аңлау һәм ярдәм табуыбызга ышанабыз. Тагын бер кат барыгызга да туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сезгә карата яхшы мөнәсәбәтләрен, сезне хөрмәт итүләрен һәм яратуларын телим, - дип котлады Валентина Александровна.
Без өлкән туганнарыбызны еш искә алабызмы? Тормыш ыгы-зыгысы, беркайчан да бетми торган мәшәкатьләр һәм проблемалар күпләргә үз тормышлары турында уйланырга вакыт калдырмый, өлкән буын турында кайгырту хакында сөйләп торасы да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев