Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Өлкәннәрне яратырга, аларга булышырга кирәк

Өлкәннәр көне узып китсә дә, алар турында язылган хатлар килү дәвам итә. Менә Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Роза ханым Кутуева җитәкләгән "Яшь журналист мәктәбе" әгъзалары да алар хакында мәкаләләр язып җибәргәннәр.

Минем әбием бик матур! Аның исеме Асия. Ул Урта Тигәнәле авылында яши. Әбием озак вакытлар Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасында эшләгән, хәзер ул пенсиядә. Ул - ихтирамлы, гадел һәм түземле кеше. Ул мине бик ярата. Мине һәрвакыт аңлый, без кунакка кайткач, бик тәмле ашлары белән сыйлый.
Әбием бик акыллы кеше, чөнки ул китапларны күп укый. Ул бик уңган, күп вакытын бакчада эшли, сыер да сава, үрдәк-тавыкларны да ашата. Әбиемнең дуслары да бик күп. Алар да, әбием кебек, бик әйбәт кешеләр.
Рәсим Кәримов, 8Б сыйныф
Минем дәү әниемнең исеме Хания Вәли кызы. Ул минем әниемнең әнисе. Дәү әниемә хәзер алтмыш бер яшь, ул инде лаеклы ялда.
Дәү әнием гомер буе сыер салучы булып эшләгән. Ул үз хезмәтен, ялларга да калмыйча, яратып башкарган.
Дәү әни Урта Тигәнәле авылында дәү әти белән бергә яши.Алар өч бала үстергәннәр. Беренче уллары - Нияз, икенчесе - Илназ һәм өченчесе, минем әнием - Гөлназ. Дәү әнием яхшы холыклы, ярдәмчел кеше, чөнки ул тирә-як күршеләргә һәрвакытта да ярдәм кулын суза. Шуның өчен аңа бик рәхмәтле булалар.
Мин дә дәү әниемне бик яратам, шуңа күрә атна саен гаиләбез белән алар янына авылга кайтабыз. Дәү әни безнең кайткан җиребезгә тәмле ризыкларын пешереп куя. Мин дәү әниемнең мантый, өчпочмаклар һәм алма бәлешләрен бик яратам.
Ул безнең оста пешерүче генә түгел әле, дәү әни бакчачы да. Ул бакчада үстергән бөтен яшелчәләр бик яхшы уңыш бирә.Дәү әнием аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Аның бакчасы шау чәчәккә күмелеп утыра.
Мин дәү әниемне бик яратам һәм аның ачык йөзле булуы һәм уңганлыгы белән горурланам. Өлкәннәр көне уңаеннан дәү әни белән дәү әтигә исәнлек-саулык телим.
Илсаф Зарипов, 8А сыйныф
Беренче октябрь - Өлкәннәр көне.Алар - акыллы, зирәк кешеләр, чөнки күп еллар яшәгәннәр, тормышны күп күргәннәр. Өлкән кешеләр безне дөрес яшәргә, яхшылыкка өйрәтәләр. Ләкин бүген алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга булышырга, хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр алар булмаса, без бу дөньяда булмас идек. Безнең әти-әниләребезне тудырып үстергән өчен без аларга бик рәхмәтле булырга тиеш.
Өлкәннәр көнендә мин үземнең дәү әнием турында язарга телим. Аның исеме Рәхимә. Әбиемә хәзер 64 яшь. Ул Башкортстанның Янурус авылында туган. Дәү әтием белән очрашып, Казахстанда яшәгәннәр. Аннан соң Алексеевскига килгәннәр. Әбием озак еллар нәфис әйберләр туку фабрикасында эшләгән.
Дәү әнием бер минут та эшсез тормый. Ул бакчада да эшли, тәмле ашлар да пешерә. Мин әбиемнең ничек тиз бәлеш ясап алуын карап торырга яратам. Бәлешне бик тәмле пешерә ул! Ә мин әбиемә һәрвакыт булышам. Без бөтен гаиләбез белән дәү әниебезне бик яратабыз, аңа сәламәтлек телибез.
Дамир Гыйльманов, 8Б сыйныф

Хәзерге вакытта өлкән кешеләр бик күп. Алар бик күп яшәгәннәр, көчләре дә инде кимегән. Ләкин алар - иң акыллы, зирәк кешеләр. Без, яшьләр, аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, олыларга, яратырга тиеш, чөнки алар булмаса, без дә булмас идек.
Безнең гаиләдә дә шундый хөрмәтле кешеләр бар. Алар - минем яраткан дәү әнием һәм дәү әтием. Әбиемнең исеме - Фәния. Хәзер инде ул пенсиядә, ләкин өйдә бер дә тик тормый: тәмле ашлар пешерә, бакчада төрле яшелчәләр, матур чәчәкләр үстерә.
Әбием бик матур . Ул һәрвакыт мөселманча киенеп йөри. Шундый киемнәре аңа бик килешә. Әбием мәчеткә йөри, биш вакыт намаз укый, матур итеп мөнәҗәтләр көйли. Минем дә иманлы, ислам динен хөрмәт иткән бала булып үсүемне тели. Мин дә, әбиемнән үрнәк алып, мәчеткә йөрим, Коръән укырга өйрәнәм.
Дәү әтиемнең исеме - Искәндәр. Ул бик тырыш кеше. Тавык- үрдәкләрне дә ашата, бакчада эшләргә дә өлгерә. Бер дә эшсез тормый. Мин дә аңа булышырга тырышам.
Үземнең әби-бабамны, бөтен өлкән кешене Өлкәннәр көне белән котлыйм, аларга исәнлек-саулык телим.
Линар Гайнуллов, 8Б сыйныф
Дәү әтиләрем белән горурланам
Минем үземә якын булган кешеләрем - дәү әтиләрем икәү. Шуларның берсе - әниемнең әтисе Җаббаров Әнәс Миңневәли улы. Ул 1952 елның 1 гыйнварында алты балалы ишле гаиләдә, өченче бала булып дөньяга килгән.
1959 елда Урта Тигәнәле урта мәктәбенә укырга кергән һәм 1969 елда мәктәпне тәмамлаган. Яшь булуына карамастан, колхозда тракторчы булып эшләгән. Көннәрдән бер көнне, тракторда эшләп йөргән чагында, 1970 елның 5 маенда хәрби комиссариаттан армиягә повестка алырга чакыру кәгазе килгән. Ул Оренбург өлкәсе, Бузулук шәһәрендә учебкада 6 ай укыган, шунда кече сержант дәрәҗәсенә ирешкән.
Шуннан соң Германиянең бер шәһәрендә өлкән сержант булып хезмәт иткән. Армиядән кайкач, дәү әтием комбайнчы булып эшләгән. Шул вакытта ул Тәтештәге агрономнар әзерли торган техникумда да укыган. Техникумны бетергәч, Урта Тигәнәле мәктәбендә авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек техникасы буенча дәресләр укыткан.Соңрак Алексеевск юл төзү оешмасында эшләргә дә, яңадан комбайнчы булырга да туры килгән.
Ә әтиемнең әтисе Мирзагалиев Нурислам Нургазиз улы 1952 елның 29 октябрендә дөньяга килгән.Ул шулай ук 1960 елда 1 нче сыйныфка укырга кереп, 1968 елда мәктәпне тәмамлаган. Лаеш һөнәр бирү училищесында механизаторлыкка укып, диплом алган. Ә 1970 елның 29 октябрендә Мәскәү өлкәсенә армия сафларына хезмәт итәргә киткән. Ике елдан соң туган якларына кайтып, "Алга" колхозында механизатор булып эшләгән.
Минем дәү әтиләрем үзләренең хезмәтләре өчен күп кенә грамоталарга, рәхмәт хатларына лаек булганнар. Мин үземнең дәү әтиләремне бик яратам һәм хөрмәт итәм. Алардан үрнәк алып яшәү - безнең өчен бик зур горурлык.
Мирзагалиев Айназ, 7Б сыйныф
Һәр кешенең гомерендә бала чагы, яшьлек еллары, картлыгы була. Яшьлегендә кеше зур планнар корып, киләчәк турында уйлап яшәсә, картлыкта үткәннәргә, эшләгән эшләргә йомгак ясап яши. Олы кеше үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, яшь буынга дөрес юл сайларга өйрәтә. Олыларның сабырлыгы, тыйнаклыгы - һәр кешегә үрнәк алырлык сыйфатлар. Шуның өчен аларны хөрмәт итү - безнең төп бурычыбыз!
Илсинә Вәлиуллина, 7Б сыйныф
Минем ике дәү әнием бар. Алар икесе дә бик әйбәтләр. Без аларга атна саен кунакка кайтабыз, алар безне тәмле ашлары, якты йөзләре белән каршы алалар. Алар икесе дә бик уңганнар һәм тырышлар. Аларның исемнәре дә бик матур, берсенеке - Әлфия, икенчесенеке - Розалия.
Мин алар белән төрле темаларга сөйләшә алам, алар миңа чын дусларым кебек. Икесе дә бик уңганнар, алар шул уңганлыкларын миндә дә булдырырга, минем барлык теләкләремне дә үтәргә тырышалар.
Алар әле бик матур гөлләр дә үстерәләр, аларның үстергән гөлләре бөтен өйгә ямь биреп тора. Ә бакчадагы утырткан чәчәкләре күз явын авырлык матур. Минемчә, дәү әниле кеше бәхетледер, чөнки алар акыллы киңәшләре, ярдәмнәре белән гел булышып торалар.
Минем дәү әниләрем авыр тормыш кичергәннәр, аларның шул тормышлары турында сөйләшкәндә күзләремә яшь килә. Нинди авыр тормыш үткәннәр бит алар, нәрсә генә күрмәгәннәр, нәрсә генә ашамаганнар. Аллага шөкер, алар бүгенге көндә бик бәхетле, чөнки аларның балалары бар.
Дәү әниләребез дә безнең белән горурланалар. Мин бик бәхетле, чөнки минем ике дәү әнием дә исән-сау. Алар тагын күп еллар яшәсеннәр иде. Минем теләгем шул.
Илдан Хәйбуллин, 7Б сыйныф
Минем дәү әнием Асия исемле. Ул Урта Тигәнәле авылында яши.Аңа 68 яшь. Дәү әнием сугыштан соңгы авыр елларда дөньяга килгән. Беренче бала булып туып, биш балалы гаиләдә яшьли әтисез калып, әнисе белән үскән.
Мин каникулларны күбрәк дәү әнием янында уздырам.Аның җиде оныгы бар. Без бергә тәмле ризыклар пешерәбез, бакчада матур чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәбез.
Дәү әнием минем, гомумән, бик уңган һәм булган. Аның пешергән ризыклары ашап туйгысыз. Ул бәйләгән жилетларны һәм оекбашларны кигәч, кышкы салкыннар да куркыныч түгел.
Дәү әниемнең биргән киңәшләре дә минем өчен бик кадерле. Мин дәү әниемне бик-бик яратам, аның озын гомерле булуын телим!
Адилә Мәхмүтова, 6А сыйныф
Дәү әтием Наил белән дәү әнием Нурия Юеш Көрнәле авылында яши. Алар - минем иң якын кешеләрем. Без аларга гел кунакка кайтып йөрибез һәм булышып киләбез. Дәү әнием - аш су остасы, ул бик тәмле ризыклар пешерә. Камыр ашларын аның кебек пешергән кеше юктыр ул.
Алар безгә гел булышып торалар. Мин аларны хөрмәт итәм һәм аларга бик рәхмәтлемен. Дәү әни һәм дәү әти, мин сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телим. Мин сезне өзелеп яратам.
Дамир Хәнәфиев, 8А сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев