Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Машина - янгын чыгуга сәбәп

Эзләү-коткару хезмәтенең 104 элемтә пультына көн саен шалтыратулар күп килә.

28 июльдә сәгать 16.20дә Масловка авылы янында печән яну турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче Масловка авылыннан 1,5 км ераклыкта юл читендә 5 төргәк печән янды. Янгын сүндерелде, янгын сәбәпләре ачыклана.

29 июльдә 13 сәгатьтә элемтә пультына Алексеевск районының күп функцияле үзәгендә янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр килгәч бинаның тышкы ягында, стенада урнашкан электр тактада кыска ялганыш булганын ачыклаганнар. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең тиз реакциясе нәтиҗәсендә янгынны булдырмый калып булды, янгын чыганагы бетерелде.

Коткаручылар Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе бару сәбәпле, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә кирәк булуны искәртеп уза.

Коры культураларның тамырларына ут бик җиңел каба. Ут белән саксыз эш итү генә түгел, ә кыр буенча узып баручы машиналардан чыккан газлар белән янучы матдәләр кушылуы да янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.

Фото astrakhan-24.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев