Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Медицинага багышланган гомер

Кеше туган вакытыннан алып соңгы сулышына кадәр медицина белән бәйләнгән. Шушы кирәкле өлкәгә Зәйнәп Гыйльман кызы Харитонова да 30 ел гомерен багышлады.

Шушы гыйнвар көннәрендә ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр турында безгә Алексеевск үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты рәисе Зәлия Вәлиева сөйләде:

- Зәйнәп Гыйльман кызы 1936 елның 18 гыйнварында Чистай районының Татар Ялтаны авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Бөгелмәдәге сәүдә-кооператив мәктәбен тәмамлап, алты ел кооперация системасында сәүдә хезмәткәре булып эшли. Ләкин авыруларга булышу теләге аны Казан медицина институтына алып килә. Педиатрия факультетын тәмамлагач, 1968 елда Алексеевск хастаханәсенә район педиатры булып эшкә җибәрелә. Ул чакта хастаханәдә нибары алты табиб эшли, шуларның икесе -педиатр. Алар авыру балаларны кабул итәләр, стационарга хезмәт күрсәтәләр, авылларга баралар. Якшәмбе көннәрендә 24 әр сәгать кизү торалар, "Ашыгыч ярдәм" пункты булмый, кизү торучы табиблар теләсә нинди көннәрдә дә караңгы урамнардан җәяүләп өйләргә барып хезмәт күрсәтәләр.

- Эшләргә авыр, ләкин кызык иде. Коллектив дус-тату, бер-берсен аңлый, хөрмәт итә иде, - дип искә ала ул елларны Зәйнәп Гыйльман кызы.

1977 елда сәламәтлеге какшау аркасында аңа яраткан эшен вакытлыча ташлап, башка эшкә - дерматолог-венеролог булып күчәргә туры килә. Ә 1984 елда производство зарурлыгы буенча ул инфекционист итеп күчерелә, ә параллель рәвештә дерматолог булып та эшли. Шуның белән бергә Зәйнәп Харитонова берничә тапкыр Казандагы табибларның белемен камилләштерү институтында белемен күтәрә, аңа табиб-дерматолог категориясе бирәләр.

Зәйнәп Гыйльман кызы хастаханәнең җәмәгать тормышында да актив катнаша, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, хастаханәнең медицина хезмәткәрләре арасында пропагандист булып эшли. Аның фоторәсеме хастаханәнең һәм партия райкомының Мактау тактасында еш эленеп тора. Халыкка профилактика ярдәме күрсәтүне оештыру һәм күрсәтү буенча тел-теш тидермәслек хезмәте өчен ул берничә тапкыр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Алексеевск район Советының Мактау грамоталары һәм үзәк район хастаханәсе баш табибының күп санлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.Ул шулай ук "Россия сәламәтлек саклау отличнигы" билгесенә һәм "Хезмәт ветераны" медаленә дә лаек була. 62 яшендә, 1998 елда ул үзенең эшен ташлап, лаеклы ялга чыга.

Ире Николай Петрович Харитонов (ул да табиб иде) белән алар 37 ел гомер кичерделәр, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер аларның алты оныклары һәм җиде оныкчыклары бар. Хәзерге вакытта гомуми авырулар буенча хезмәт инвалиды Зәйнәп Гыйльман кызы күп вакытын рухи үсешкә бирә, биш вакыт намазын калдырмый һәм мәчеткә йөри.

Алексеевск хастаханәсе хезмәткәрләре коллективы хәзерге көнгә кадәр хезмәттәшләрен җылылык белән искә алалар һәм район газетасы аша хастаханә хезмәткәрләре исеменнән Зәлия Вәлиева Зәйнәп Харитонованы юбилее белән котлый:

- Сиксән ел лаеклы гомер... Сез күпме игелекле эшләр эшләдегез! Хәзер сез бөтен кеше өчен лаеклы үрнәк булып торасыз. Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның җылы карашы йөрәгегезне җылытсын. Тормыш юлыгызда төрле күңелле мәшәкатьләргә урын табылсын. Юбилеегыз белән!

Алексей Вангаев әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев