Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Менә инде утыз еллап Зур Полянкада Биләр радио телеүзәге эшли

Бу вакыт эчендә телевидение безнең өчен тормышыбызның бер аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге санда без сезгә бу үзәктә эшләүчеләр турында сөйләп китәргә булдык.

-Бүгенге көндә бездә 23 хезмәткәр эшли. Алар Зур Полянкадагы телеүзәккә хезмәт күрсәтәләр,-ди әлеге үзәк директоры Анатолий Федоров.

-Безнең әле тагын Балык Бистәсе районында -5, Лаешта -2 объектыбыз бар. 2015 һәм 2016 елларда яңа җиһазлар һәм 42дән алып 72 метрга җиткән вышкалар белән дүрт санлы станция эшләп килә. Алар түбәнлектә урнашкан авылларда сыйфатлы кабул итү өчен урнаштырылган. Безнең хезмәткәрләр теләсә кайсы вакытта теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер. Төрле кыенлыкларга карамастан алар халыкка сыйфатлы тапшырулар күрсәтү өчен тырыша. Бәйрәм алдыннан коллективта тырышып хезмәт куйган Илья Сергеев, Дмитрий Харитонов, Ярослав Глонин, Андриан Тимофеевларга һөнәри осталыклары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аеруча тәҗрибәле Әнәс Насыйбуллинны атап үтәсем килә, ул инде пенсия яшендә булса да үзенең вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, барлык объектларга, шул исәптән телевышканың үзенә дә хезмәт күрсәтә.

-Шулай ук газета аша телеүзәктә егерме елдан артык хезмәт иткән Фәнис Вәлиуллинга, Валерий Ефремовка, Алексей Кругловка, Хәйдәр Сәйфетдиновка, Александр Абросимовка, Александр Логиновка, Вера Юртаевага рәхмәт. Элеккеге җитәкчебез, егерме еллап коллективны җитәкләгән Александр Яковлевич Грошевны да бәйрәмебез белән котлыйм.

Республикада Биләр радио телеүзәге эшли башлаганга 2016 елда 30 ел булды. Бүген өч миллионнан артык татарстанлы сыйфатлы санлы телевидение карый ала. Моннан тыш, Республикада "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясен FМ диапазонына күчерү буенча зур күләмле эшләр бара. Бу турыда без "Россия телетапшырулар һәм радио челтәре" үзәгенең филиал директоры Владимир Якимовтан сораштык.

- Владимир Николаевич, әйдәгез тарихка әйләнеп кайтык әле, барысы да ничек башланды?

- Телеүзәкне 70 еллар ахырында төзи башладылар, аны төзү бик авыр шартларда барды. Аның өчен дип билгеләнгән беренче тапшыргычны ул чакларда гөрләп төзелеп яткан Яр Чаллы шәһәренә бирергә туры килде, икенче тапкыр да шулай ук тапшыргычны Түбән Кама шәһәренә алып киттеләр, бары 1985 еллар башында гына төзелеш эшләре тәмамланды. 1985 елның язында Мәскәү шәһәренең «Радиострой» ПМКсы һәм Ленинград шәһәренең Коминтерна исемендәге НПОсы монтажлау эшләренә керештеләр. 1986 елның 30 августында Биләр телеүзәге беренче тапкыр ТВ- программаларын «Ильмень» радиостанциясендә күрсәтә башлады, куәте 20 кВт иде. 1987 елның июлендә монтажлау эшләре тәмамланды һәм «Ильмень» радиостанциясенең 2 нче ТВ-программасы эшли башлады, ул да 20 кВТ иде.

- Ә безнең гасырда ниләр башкардыгыз?

- 2000 елда аеруча үзгәрешләр башланып китте. Иң элек Республика каналы Яңа гасыр өчен челтәр төзедек, ә 2013 елның мартында Биләр радио-телеүзәге бушлай беренче мультиплексны ачып җибәрде, анда «Беренче канал», «Россия - 1», «Матч», «Россия - 24», «Россия - К», «НТВ», «Петербург - 5 канал», «Карусель», «Общественное телевидение России», «ТВ-центр» һәм өч «Вести-FM», «Маяк» һәм «Радио России» радиоканаллары эшли башлады. 2014 елның апрелендә Биләр радио-телеүзәгендә икенче бушлай мультиплекс та күрсәтә башлады, аңа «ReN ТВ», «СТС», «ТВ - 3», «Звезда», «ТНТ», «Спас ТВ», «Домашний», «Пятница», «Мир», «МузТВ» программалары керде.

Болар барысы да Әлки, Алексеевск, Лаеш, шулай ук Аксубай, Спасс, Нурлат, Чистай, Балык Бистәсе районнары торак пунктларына программаларны югары дәрәҗә чисталыкта карарга ярдәм итә.

- Владимир Николаевич, санлы телесигналны ничегрәк яхшы итеп тотып була икән, киңәш бирегез әле ?

- Телесигнал тотып бетермәгән торак пунктларда яшәүчеләр өчен урамдагы кабул итү антенналарын мөмкин кадәр биегрәк күтәрергә кирәк, әле кирәк булса көчәйткечләр дә алып куярга. Заманча телевизорлар телесигналны бушлай кабул итә ала, ә инде элеккерәк конструкциядәге телевизорлар өчен махсус приставка (ресивер) куярга кирәк, алар DVВ - Т2 форматын тота, аны антеннага һәм телевизорга тоташтырырга, әгәр дә антенна Биләр телеүзәгенә карап торса 44 һәм 57 ТВК га көйләргә- яки 36 ТВКга, әгәр антенна Иске Арыш яки Саескан тавы торак пунктына юнәлсә күрсәтү Котлы Бөкәштән булса 43 ТВКга көйләргә.

Әлеге приставкалар барлык электрон кибетләрдә сатыла. Телевизор караучылар кызыксындырган сорауларын 8-8432-000-528 телефонына мөрәҗәгать итеп әйтә ала. Шулай ук Казан шәһәренең «Халыкка ярдәм күрсәтү үзәге»нә яки, Биләр теле үзәгенә 8-84341-40-201 шалтыратып киңәшләшә аласыз .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев