Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мин - Россия гражданины

Ниһаять, Үзбәкстан һәм Әзербәйҗан гражданнары Надирә Хәсәнова белән Илкен Мостафаев өчен истәлекле көн җитте, алар районыбызда озак яшиләр һәм халык арасында хөрмәт казандылар.

Гражданлык алу белән аларны полиция бүлеге начальнигыВячеслав Яковлев һәм территориаль миграция пункты начальнигы Светлана Скворцова котлады. Вячеслав Анатольевич яңа гражданнарга паспортлар тапшыру алдыннан алар Россия гражданлыгы антын бирделәр.

Илкен Биләр авылының “Радуга” хореография коллективы җитәкчесе булып эшли. Аның җитәкчелегендә коллектив күп санлы район чараларында һәм республика конкурсларында катнаша.

Надирә Хәсәнова төп документны ватандашларның илләренә күчеп кайту программасы кысаларында алды, чөнки аның ата-бабалары Алексеевск районыннан. Үзбәкстанда туган Надирә моннан берничә ел элек үз ягына кайтырга карар итә. Моңа Россия Федерациясенең ватандашларның Татарстанга ирекле күчеп кайту дәүләт программасы ярдәм итте. Күчеп кайту программасында катнашучыларның берничә өстенлеге бар. Моннан тыш, ватандашларыбызга рус теленнән имтихан биреп торырга кирәк түгел. РФ гражданлыгына гаризаны карау срогы ташлама белән өч ай тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев