Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

МТС Татарстан районнарын 4G челтәренә тотты

МТС операторы Татарстанда 4G челтәрен төзүдә рекордлы тизлекне җыйды. 2017 елның июненнән МТС республиканың 16 шәһәрендә, 35 бистәсендә һәм авылларда 4G стандартлы 160тан артык база станцияләре төзелешен башлады. Шул исәптән 4G-интернет Алексеевск районында яшәүчеләргә дә якынайды.

Компаниядә хәбәр итүләренчә, яңа 4G база станцияләре Тукай, Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт, Биектау, Түбән Кама, Питрәч, Балтач, Кукмара, Югары Ослан, Лениногорск, Чистай, Арча, Алексеевск, Менделеевск, Әгерҗе һәм Баулы район үзәкләрендә һәм торак пунктларында барлыкка килгән. 4G челтәренең гомуми мәйданы 300 меңнән артык кеше яшәгән территорияләргә киңәйтелгән.

Яңа төзелешләр башланудан тыш, 4G элегрәк барлыкка килгән шәһәрләрдә аның сыйфаты арткан. Казан, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Бөгелмәдә яшәүчеләргә мобиль җайланмалардан Интернетка чыгу хәзер тагын да уңайлы, бу шәһәрләрдә 4G челтәреннән 80% халык файдалана ала.

3G стандартлы элекке мобиль элемтә буыны белән чагыштырганда, 4G челтәре Интернетка югарырак тизлек белән тоташырга мөмкинлек бирә, һәм ул ышанычлырак та. Аның ярдәмендә мобиль телевидение һәм онлайн-видеоны HD-сыйфатта карарга, радио, подкастлар һәм музыканы онлайн режимда тыңларга, "авыр" файлларны тиз йөкләргә һәм җибәрергә, әсбаплар, интернеттагы документлар һәм онлайн-уеннар куллануны тизәйтергә була.

МТСның Татарстан Республикасындагы директоры Марат Шакиров билгеләп үткәнчә, 2017 ел МТС өчен куәтле төзелеш чоры булды. Компания Татарстан бистәләре һәм авылларында югары тизлекле интернет географиясен киңәйтү, Казан һәм Чаллыда "келәмле" биләмә булдыру максатын куйды.

Бу абонентларның мобиль интернет сыйфатына һәм тизлегенә карата булган югары таләпләренә җавап бирергә мөмкинлек тудыра. "Бу ел башыннан без МТС 4G мобиль интернетының югары тизлекле стандарты таралган территорияләрне киңәйтүгә ирештек.

Элек МТСтан 4G белән Татарстанда яшәүчеләрнең 55 проценты файдалана алган булса, хәзер бу челтәр республика халкының 70 процентына ачык. Алга таба без бу күрсәткечләрне арттырачакбыз", - диде Марат Шакиров.

МТС челтәренең киңәюе 3G стандартына да кагыла, бу елның башыннан МТС шәһәрләрдә 80, авыл һәм бистәләрдә 15 база станциясе урнаштырган.

Тарифлар, акцияләр, актуаль биләмәләр турында тулы мәгълүматны һәрвакыт tatarstan.mts.ru сайтында һәм МТС салоннарында алырга мөмкин. МТС тарифлары һәм мәгълүмат җиткерү хезмәтләренә тариф опцияләре, абонентның 2G, 3G яисә 4G челтәрендә теркәлүенә карамастан, бердәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев