Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әнкәй – җирдә иң зур кеше

Редакциябезгә ноябрь аенда иң кадерле кешеләрен - әниләрен котлап язган хатлар аеруча күп килә, шулай булмый... әниләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Әлеге шигырь юлларын мин үземнең әнием Наиләгә юллыйм.

Әни, нихәл? диеп шалтыратам.

Хәлең ничек бүген, кәефең?

Тавышыңны иртән ишетмәсәм

Алга бармас сыман бер эшем.

Биш минутка

бармый сөйләшүең

Рәхмәт, кызым,..

акчаң бетмәсен!

Кичкә кайткач иркенләбрәк

Бүген әле тагын дәшәрсең.

Ярар, кызым,

озак сөйләшә дип,

Орышмасын хуҗаң эшеңдә,

И, әнием, синең шул сүзләрең

Майлар булып ята күңелгә.

Шөкер, диям

һәркөн әниемнең

Хәле яхшылыкны белүгә!

Авырыплар китә күрмә, әни!

Онытылсын авыр тойгылар,

Кызым, диеп җавап кайтаручы

Ярый әле җирдә әнием бар.

* * *

Ә бу хатны Кыр Шунталысы авылында яшәүче әниләре Вәлиуллина Рәхилә апаны туган көне һәм Әниләр көне белән котлап Казанда яшәүче кызы Рәзинә юллаган, аның бу теләкләренә әтиләре, бертуганнары, кияве белән килене дә, әлбәттә инде, оныклары да кушыла.

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа

Кыр Шунталысы авылында гомер итүче иң якын, иң хөрмәтле кешебез Вәлиуллина Рәхиләнең 1 декабрьдә гомер бәйрәме - туган көне уңаеннан, шулай ук иң гүзәл бәйрәмнәребезнең берсе - Әниләр көне белән дә ихлас күңелдән котлап, шушы язмам аша әниемә иң изге теләкләрне юллыйсым килә.

Сөекле әниебез, моннан 61 ел элек дөньяга килгәнсең. Син дөньяга аваз салгач, әти-әниең, туганнарың һәм, әлбәттә инде, табигатьтәге кошлар да сөенеп сайраган. Шуннан, әниебез, иң изгеләрнең изгесе, сөйкемлеләрнең дә сөйкемлесе булып үсеп буйга җиткәнсең. Җиткән кыз булгач иң матур, иң батыр егетне - әтиебезне үзеңә яр иткәнсең. Шулай матур итеп авылдагы бар гаилә кебек тырышып гомер иткәнсез. Без, балаларыгызны да сөеп үстердегез, ким-хур булмас өчен көчегездән килгәннең барысын да эшләдегез. Тормышта гадел булырга, ата- ана, туган кадерен белергә өйрәттегез. Без бу изгелекләрегезне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмчел булуыбыз белән сезгә кире кайтарырга бурычлы. Үзебез әти-әни булгач, баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Чынлап та, бала - гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы.

Бүгенге көндә без тормышта үз урыныбызны табып, үз тормышыбызны коргач та, туган йортыбыз һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар, әниебез, без барыбыз да синең сый тулы өстәлең янына җыелырга яратабыз. Без авылга кайткач тормыш мәшәкатьләрен бераз гына булса да онытып торабыз, рәхәтләнеп ял итәбез, вакытлыча булса да бала чагыбызга кайткан кебек булабыз.

Ә сез безне һәрчак ачык йөз белән, сөенеп каршы аласыз, борчылып озатып каласыз. Тик без кайда гына йөрсәк тә, сезне исебездән чыгармыйбыз. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне түгел, ә сезне ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Әниебез, ошбу бәйрәмнәр сиңа шатлык-куанычлар, тәнеңә сихәтлек, өебезгә иминлек алып килсен. Нигезебез һәрвакыт ризыклы булсын. Син бүгенге көндә бәхетле ир хатыны, әни һәм дәү әни. Барысы да өчен дә рәхмәт сиңа.

Фалия ХӘСӘНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев