Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Олы савапларга ирешсәк иде

Быелгы рамазан ае елның иң озын һәм иң эссе вакытына туры килде. Инде әйткәнебезчә, көн озынлыгы 20 сәгатькә сузыла. Ләкин шуңа да карамастан, мөселманнарыбыз ураза тотуларын дәвам иттерәләр. Бу Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән бер сынавыдыр. Аны ничек тә җиңеп чыгарга кирәк. Ураза тотучылар үзләрен ничек хис итәләр икән - шул...

Илдар хәзрәт, Коры Көрнәле авылы имамы:

- Уразаның инде яртысы бетеп килә, көннәр бик эссе булды, бүген менә әзрәк суытып җибәрде. Шулай да ураза турында, авыр, дип әйтергә ярамый. Кыямәт көнендә тагын да кызурак булыр, басарга урын да булмас. Ураза Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тотыла, Аллаһы Тәгалә, әҗер-савабын үзем бирермен, дигән. Аның микъдарын ул үзе билгели. Әгәр ашыйсым, эчәсем килә, эссе, дип зарлансак, савабын киметербез, Аллам сакласын. Әлһәмделүлләһ, һәммәсен дә: салкынын да, кызуын да ул безгә сынау итеп бирә. Безнең тарафтан кабул итеп буйсыну гына кирәк. Шушы айларда мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр кылып калу мәслихәт. "Изгелек" дигән төшенчә хәзер инде онытылып бара...

Мин-Ураза, дип тора алмыйсың: эшен дә эшлисең, арыгач, ял да итеп аласың. Бераз авыр хезмәтне калдырып торырга, дисәң дә, авыл кешесе хезмәтнең авырын да, җиңелен дә башкарырга мәҗбүр. Чөнки хәзер печән вакыты, халык ду китереп печән әзерли. Бәрәңге өяргә, аны утарга, терлекләрне карарга кирәк. Шулай итеп, эшсез торып булмый, шуңа күрә сабырлык сорала. Һәрвакыт кыямәт көненең булачагын һәм шундагы хәлләрне истә тотарга кирәк. Төннәрен мәчеттә намаз белән үткәрәбез. Ахшамга барып, авыз ачабыз, ахшам, ястү, тәравих намазларын укып, йоклап тормыйча гына сәхәр ашап, иртәнге намазны укып кайтабыз. Һәр көнне ифтар мәҗлесе үткәрәбез. Ризыкны халык өендә әзерләп килә, ә чәйне мәчеттә кайнатабыз. Уразаның өстенлекләре, кеше өчен файдасы бик күп. Мөмкинлекләре, сәламәтлекләре булган кешеләр шуннан әзрәк файдаланып калырга тиешләр.

- Илдар хәзрәт, ураза тотучылар 20шәр сәгать ашамыйча, эчмичә түзгәндә шул изге айда да аракы эчеп, кәеф-сафа корып йөрүчеләр бар. Моның өчен аларны нинди җәза көтә?

- Бу айда да, бүтән айларда да шундый кирәкмәгән эшләр эшләп йөрүчеләрне Аллаһы Тәгалә үзләрен оныттыра. Алар туры юлда түгел. Аллаһы Тәгалә аларга һидаят кылырга насыйп итсен иде. Аллаһы Тәгаләгә иман китергән бәндә ул нәрсәләрне уйларга тиеш. Алардан котылу чарасы - Аллаһыга буйсыну, итагать итү. Ә намаз - бөтен начарлыктан тыючы гамәл. Бу - пәйгамбәребез сүзләре. Намазга басарга кирәк. Намазда үзеңне зәгыйфь, мохтаҗ бер кол итеп тоярга, кем каршысына басканыңны уйларга тиешсең. Аллаһы Тәгалә ул бөтен нәрсәдән дә бөек. Намазның максаты - аны бөекләү, олылау. Рамазан айларында аларның бигрәк тә югарырак күтәрелгән вакыты. Намаз, ураза, зәкят күп итеп башкарыла. Рамазан аенда шушы мөмкинлекләрдән файдаланып каласы иде. Без аларны башкармас өчен әллә никадәр сәбәп табабыз, ләкин шайтан корган тозакны җимерергә кирәк. Бу - бик файдалы ай. Кешеләр начарлыктан, бозыклыктан, фәхешлектән, гайбәттән, яла ягудан арыналар, үзләренең эчке дөньяларын тәртипкә китерәләр. Бөек Тукаебыз әйтмешли, тәнгә мунча бар, ә җанга - юк. Бу гыйбадәтләр үзенә күрә бер мунча була инде. Кеше калебен чистартып, Аллаһы Тәгалә каршына басарга (кыям) тиеш. Бу дөньяда кыямнарыбыз ничек яхшы булса, ахирәттә дә яхшы булыр, иншаАллаһ.

Ринат әфәнде:

- Аллага шөкер, уразалар матур гына башланып китте, инде уртасына якынлашып килә. Минем белән бергә эшләүче ирләр дә тота. Күп вакыт төнге сменада эшләгәнлектән, миңа сәхәргә торып йөрергә кирәкми. Төнге намазларны укыганнан соң өйдән алып килгән хатыным пешереп җибәргән тәмле ризыклар белән сәхәр ашыйбыз, кояш баегач, авыз ачабыз. Уразаны, Аллага шөкер, бик җиңел тотам. Ашыйсы да, эчәсе дә килми. Күңелең тыныч булса, авырмасаң, Ходай җиңеллек бирә. Сәхәрдә җиңелчә генә капкалыйм, күп итеп карлыган яфраклары салып, чәй эчәм. Авыз ачканда күбрәк ашарга туры килә. Сөтне яратып эчәм, өйдә ясалган токмач салган шулпалы аш яратам. Йорттагы эшләрне, төзү, бизәкләү эшләрен уразада эшләргә тырышабыз, чөнки Аллаһы Тәгалә үзе бәрәкәтен бирә, үзе гел ярдәм итеп тора.

Гөлфирә КАМАЛОВА:

- Беренче ике көн бик җиңел булды. Аллаһы Тәгалә күнексен халык, диптер инде, салкынча көн бирде. Аннары бик эссе көннәр башланды. Эшкә йөрмәгәч, эсседә өйдә генә торгач, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә. Сәхәргә кадәр ятып тормыйм, әзрәк ашыйм да, Коръән укыйм. Төн бик кыска булганлыктан, ястү, тәравих намазларын укуга таң беленә башлый, сәхәр вакыты җитә. Аннары бераз сәхәр ашап алам. Иртән берни ашап булмый. Сәхәрдә әз генә аш, кыяр-помидор салаты ашыйм, җимешләп, җиләкләп чәй эчәм. Шуннан соң иртәнге намазны укыйм да, эшләрне бераз караштыргач, ятып алам. Өйдәге җиңел эшләрне генә эшләп йөрим. Урамга, бакчага чыкмаска тырышам. Чөнки бакчада эшләсәң, авырый башлавың бар. Аннары бик нык эчәсе килә башлый. Аллаһы Тәгалә ураза тоткан кешегә җиңеллекләр бирсен. Бик зур сынау бу. Ул сынауларны җиңеп чыгарга насыйп итсен.

Наилә Җаббарова:

- Уразаны күп еллар тотам инде. Аллага шөкер, әллә ни авырлыгын күрмим, ашыйсым да, эчәсем дә килми. Ә менә бик эссе көннәрдә эчәсем бераз килде. Киленем Гөлнара да калдырмый. Ураза дип тормыйбыз, бөтен эшне бергәләп эшлибез. Күп итеп кош-корт асрыйбыз, алар да үсеп җитте инде. Аларны карарга кирәк. Гөлнара эшеннән дә туктаганы юк. Ә инде печән әзерләүгә килгәндә, анда улым безне катнаштырмый, ир-ат эшләрен ирләр башкара. Бакчага иртә-кич белән булса да суны кызым сибә, түтәлләрне, бәрәңгеләрне утауны, чистартуны Гөлнара башкара. Бәрәңге төбен улым Илсур ир-атлар җыеп өйде. Быел чүп үлән бик күп үсә, чистартып бетереп булмый. Бер башыннан утап чыкканчы икенче башын басып китә. Күп көнне намазларны укып бетергәч, ятып тормыйбыз. Тәравих намазын укып бетергәнче 12ләр тула яза. Сәхәрдә бер-ике чынаяк чәй эчәбез дә, икенче яртыларда, иртәнге намазны укып, йокларга ятабыз. Иртүк торып, сыерны Гөлнара сава, мин үзем җиделәргә кадәр ятам. Кыскасы, Аллаһы Тәгалә ярдәмен дә, ризыкның бәрәкәтен дә, сабырлыкны да, сынауларны җиңеп чыгарга көч тә бирә. Ураза тоткан кешеләрнең барысына да Ходай җиңеллекләр бирсен, тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде.

Асия Зайдарова:

- Уразаның яртысы узып та бара инде. Быелгы ураза көннең иң озын вакытына туры килде, өстәвенә температура да бик нык күтәрелде. Ике атна диярлек кояшта температура 40 градустан да артып китте. Менә шундый көннәрдә дә Аллаһы Тәгалә безгә сабырлыклар, түземлекләр бирде. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Ураза Минем ризалыгым өчен тотыла, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!" Бу, әлбәттә, зур савапларга китерә. Ураза тоткан өчен гөнаһлар да кичерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моның хакында: "Кем Аллаһның әҗеренә өметләнеп, төннәрен намазлар укыса, башта кылынган гөнаһлары кичерелә", - дигән. Ул шулай ук сәламәтлек өчен дә мөһим. Аллаһ илчесе: "Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!" - диде. Бу айда кылган гамәлләр өчен саваплар арттырылып языла. Шуңа күрә күп кенә мөселманнар бу айда күбрәк намаз укыйлар, садака бирәләр. Зәкят түлиләр, байлыгы булган кешеләр гомрә-хаҗ кылалар. Рамазан аенда эшләнә торган гамәлләрнең саваплары күбрәк. Тоткан уразаларыбызның Ходай әҗерләрен бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев