Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Оҗмах – юмартлар урыныдыр

Зур Тигәнәле авылында яшәүче гомере буе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан пенсиядәге укытучы, "Тамчыгөл" ансамбленең җитәкчесе Гөлсирә апа Хәмитшинадан редакциягә хат килде:

- Бөек Ватан сугышын, дүрт еллык гарасат, дип юкка гына атамыйлар, - дип яза ул. - Һәр гаиләдән сугышта катнашмаган кеше булмаган. Күп кеше - әтисен, хатыннар - ирен, аналар балаларын югалткан. Күпме кайгы, күпме күз яше, "әти" дип тә әйтә алмаган, әтисенең нинди икәнен дә белмәгән балалар хәзер 70-75 яшькә җиткәннәр. "Сугыш чоры балалары" дип йөртелгән бу контингент өчен 4 декабрьдә Зур Тигәнәле мәдәният йортында район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган зур концерт булды. (Бу хакта газетабызда язган идек инде). Бу концертта Зур Тигәнәле мәдәният йорты каршында оештырылган "Тамчыгөл" ансамбле дә чыгыш ясады.


Ансамбльдә катнашучылар татар халкының милли киемендә булырга тиешләр. Ә алъяпкычлар юк, аларны алырга акча юк. Шулвакыт авылдашыбыз, фермер Илнар Сөниевка мөрәҗәгать иттек. Ул үтенечебезне кире какмады - ярдәм кулы сузды. "Юмартлык кылмак белән мал бетмәс, бәлки, байлык сәбәп булыр. Юмартлык кылмак оҗмах әһеле булуга сәбәп булыр. Чөнки оҗмах - юмартлар урыныдыр", - дип әйткән пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.


Раббым, биргән мал-мөлкәтеңнән, көч-куәтеңнән башкаларга ярдәм итүең ризыгыңның артуына, бәхетеңнең дәвамлы булуына китерсен, Илнар.


Белгәнебезчә, күктән алтын да, көмеш тә яумый. Татар халкы элек-электән үзенең хезмәт сөючәнлеге белән тирә-якта дан тоткан. Ә Илнар - татар халкының бер улы. Тырышлыкка аны әти-әнисе, әби-бабасы өйрәткән.
Илнар янына нинди генә үтенеч белән барсаң да, борып чыгармас. Рамазан аенда авыз ачтыру, корбан ашы үткәрү, авылның өлкәннәрен Казанга концерт-спектакльләргә, район үзәгенә алып барырга ярдәм итү - болар Илнарның юмартлыгын күрсәтә.


Ансамбльдә катнашучылар барыбыз да, Илнар, сиңа, зур рәхмәт әйтәбез, эшеңнең уң булуын, гөрләп баруын һәм гаилә бәхете телибез, дип тәмамлана хат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев