Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Редакциягә хатлар күп килә. Кешеләр үзләренең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-кайгылары, туганнары, авылдашлары турында язалар, кыскасы, газета битләрендә төрле темаларны яктырталар.

Юеш Көрнәле гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Римма Строкова мәкаләсе башкаларга үрнәк авылдашлары турында.

Юеш Көрнәле авылы үзенең табигате белән сокландырырлык матур урында урнашкан. Авылны елгалар, урманнар, киң болын-кырлар чолгап алган. Матур табигате белән генә түгел, үрнәк гаиләләре белән дә танылган безнең авыл. Шулар арасыннан беренче очрашулары да шушы авылда булган Лилия апа белән Ренат абый Абдуллиннар белән таныштырып үтәсем килә.

Ренат абый мәктәпне тәмамлагач, Алексеевск аграр колледжында укып, ветеринар белгечлеге алып чыга һәм авылга мал табибы булып кайта. Шуннан бирле үзенең тормышын хайваннар карауга багышлый ул. Ә Лилия апа Аксубай ягыннан, абыйларына кунакка килгәч, Ренат абый белән танышып, 2001 елда гаилә корып җибәрәләр. Алар матур, күркәм, үрнәк гаилә булып яшиләр. Ике бала тәрбиялиләр.

Балалары ишәя башлагач, йортны да зурайталар. Ике уллары, нәкъ үзләре кебек, икесе дә тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Мәктәптә дә сынатмыйлар, олы уллары Ренал гел “бишле”гә генә укый.

Гаиләләре дә мәктәп тормышында актив катнаша. Район күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында берничә тапкыр мәктәбебезнең данын яклап кайттылар. Кыш көннәрендә чаңгыда, тимераякта шуалар.

Аларның өендә һәрчак уңайлы һәм җылы. Гаиләләре бик эшчән, нәселләре тырыш. Барлык төбәкләрдә мал-туар саны кимүгә таба барганда, авылыбызда, киресенчә, 5-6 баш һәм аннан да күбрәк сыер асрап, атын, кәҗә-сарыгын, кош-кортын тотучы гаиләләр шактый. Терлекчелек күп көч, хезмәт, тырышлык, сабырлык сорый торган тармак икәнлеге беркемгә дә яңалык түгел.

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Ренат абый белән Лилия апалар гаиләсе дә бик күп мал асрыйлар. Уллары да үсеп җитеп, эшкә ярый башлаганнар, әтиләренә мал карарга да, башка эшләрендә дә булышалар.

Эшләп кенә калмыйлар, күңелле ял да итә беләләр алар. Гаиләләре белән бергә Сабантуйларны, Яңа ел бәйрәмнәрен, туган көннәрне бергәләп үткәрәләр. Чыннан да, сокланырлык, үрнәк алырлык матур гаилә бу.

Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, такта чәй белән киң күңелле апа каршылый. Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Корбан бәйрәмендә мәчеттән кайтканда авыл кешеләренең күбесе, аларга кереп, тәмле чәен эчеп, хәл алып, рәхмәт укып китә. Җомга көннәрендә моңлы азан тавышы белән мәчеткә чакыралар.

 

Бабайлары бер көн дә калдырмыйча мәчеткә йөри. Лилия апа кайнанасын да, кайнатасын да мактап кына тора. Бергәләп балаларны тәрбиялиләр. Өлкәннәрнең тәҗрибәләрен кулланудан баш тартмыйлар. Ренат абый да, Лилия апа да әти-әниләре белән киңәшләшеп яшиләр. Тылың ныклы, “ярты ягың” акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул.

 

Ренат абыйның әти-әнисе дә үз итәләр Лилия апаны, ”кызым”, дип үз кызлары кебек күрәләр. Ул барысына да өлгерә. Җәен ишегалларында күз явын алырлык матур чәчәкләр үсә, бакчасында яшелчәләр мул уңыш бирә, алардан ул төрледән-төрле тәмле салатлар ясый.

Гаилә ул – җылы учак. Шушы тату, бердәм, актив гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да тыйнак, эшкә уңган, тәрбияле булып үсәрләр, дип ышанасы килә.

Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, балаларына гына түгел, туганнарының да горурлыгы булып, бергә гомер итсеннәр, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев